Accessibility links

Африка студентын үтерүдә гаепләнүчеләргә 24,5 елга кадәр төрмә җәзасы бирелде


Ростистлав Малахов
Ростистлав Малахов

14 июньдә Татарстан югары мәхкәмәсе неонацизмда һәм Чад ресупубликасы студентын үтерүдә гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарды. Дүрт гаепләнүче барлыгы 55 ярым елга ирекләреннән мәхрүм ителә.

Мәхкәмә Роман Хәлиловны гаепле дип таныды һәм аңа 24 ярым ел кырыс тәртипле колония җәзасы билгеләде. Руслан Архипов та гаепле дип танылды һәм 24 ел кырыс тәртипле колония җәзасы алды. Ростислав Малаховны өч елга кырыс тәртипле колониягә, Гадел Гаскәровны дүрт елга гомум тәртипле колониягә ябу карары чыкты.

Элегрәк Татарстан югары мәхкәмәсенең утырышчылар коллегиясе Хәлилов һәм Архипов бөтен җинаятьләре өчен дә җавапка тартылырга тиеш дип белдергән иде. Аларга 2017 елның февралендә Чад республикасы студентын үтерү һәм 2016 елның декабреннән 2017 елның февраленә кадәр милләтләре һәм расаларына карап кешеләргә һөҗүм итү гаепләүләре белдерелде. Аларны шулай ук экстремистик төркем оештыруда һәм анда катнашуда гаепләделәр. Утырышчылар Архиповка карата экстремистик оешмага җәлеп итү маддәсе нигезендәге гаепне генә кире алуны сорады.

Утырышчылар Малахов һәм Гаскәровка җәзаны йомшарту кирәк дип тапты. Тикшерү аларны экстремистик төркем оештыру һәм анда катнашуда, экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итүдә гаепләгән иде. Моннан тыш, Малахов полициягә карата көч куллануда да гаепләнгән иде.

Адвокатлар хөкем карарын Русия югары мәхкәмәсенә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена. Хөкем ителгәннәрнең берсе дә үзләрен гаепле дип танымады.

XS
SM
MD
LG