Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алчынов Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшергә җыена


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт" оешмасы Фаил Алчыновны намзәт буларак тәкъдим итәргә мөмкин сәяси фиркаләр белән сөйләшүләр алып бара.

Башкортстан башлыгы вазифасына "Башкорт" иҗтимагый оешмасыннан Фаил Алчынов бертавыштан намзәт итеп сайланган. Бу хакта оешманың рәсми төркемендә хәбәр ителә.

"Башкортстанның сайлаулар турындагы канунына ярашлы, республика башлыгына намзәт сәяси фиркадән генә тәкъдим ителә ала. Хәзерге вакытта "Башкорт" оешмасы Фаил Алчыновны намзәт буларак тәкъдим итәрлек сәяси фиркаләр белән сөйләшүләр алып бара", ди активистлар.

Әлегә Башкортстан башлыгы вазифасына "Русиянең пенсионерлар фиркасеннән" Владимир Кобзев, "Бердәм Русия"дән Радий Хәбиров, КПРФтан Юнир Котлыгужин, "Гадел Русия"дән Юрий Игнатов намзәтләр буларак тәкъдим ителде.

Русиянең ветераннар фиркасеннән Илдар Рәҗәпов, "Регионы России" медихолдингының Башкортстан вәкиллеге җитәкчесе Евгений Куцуева да сайлауда катнашырга җыенуы турында белдерде.

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов та башлык сайлауда катнашмакчы иде, ләкин ул кулга алынды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG