Accessibility links

"Изге Болгар" җыенына килүчеләр кисәк кимеде


"Изге Болгар" җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

30 ел элек бәйрәм ителә башлаган "Изге Болгар" җыены, башка еллар белән чагыштырганда, катнашучылар саны аз булуы белән аерылды. Аларның да шактый өлеше X Русия татар дин әһелләре җыенына килгән кешеләр иде.

Болгар тыюлыгына кереп баручы, чакрымнарга сузылган машина кәрваннары, бихисап халык агымы, тәһарәт алырга, төрле төрбәләргә, истәлекле урыннарга керергә теләүчеләрдән торган озын-озын чиратлар... Башка елларга хас мондый күренеш "Изге Болгар" җыены-2019да күзәтелмәде диярлек. Дөрес, соңгы елларда халык саны кимеп бара иде, әммә быелгы җыенда, хәтта былтыргысы белән чагыштырганда да, изге саналган урыннарга килүчеләр аеруча аз булды. Аларның шактый өлеше X Русия татар дин әһелләре җыены кунаклары.

"Изге Болгар" җыены
"Изге Болгар" җыены

Хәзер "Изге Болгар" җыены дип аталучы чара беренче тапкыр 1989 елда уза. 30 ел элек татарлар Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгели. Әлеге бәйрәмгә нигез салучыларның берсе – шул чорда Совет берлегенең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте рәисе булып торган мөфти Тәлгать Таҗетдин. Шуннан бирле ел саен халык монда йөри башлый.

"2010 елда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкләгән "Яңарыш" фонды биредә төзекләндерү башлагач Болгарга республика җитәкчелеге дә килә башлый. Тик, ни кызганыч, нәкъ түрәләр даими кунакка әверелгәч бәйрәм формаль чарага әверелә. Без дә монда килмәс идек, тик мәҗбүр итәләр", диде Татарстан мөфтиятенең исемен әйтергә теләмәүче вәкиле Азатлыкка.

Мәмләкәт һәм Фәнил Шәймәрдановлар
Мәмләкәт һәм Фәнил Шәймәрдановлар

Шулай да, ихластан йөргән кешеләр дә юк түгел. Ирле-хатынлы Мәмләкәт һәм Фәнил Шәймәрдановлар Курган өлкәсеннән поезд белән 18 сәгать килгән. Алар Азатлыкка хисләрен уртаклашты: "Болгар бик ошады, яхшы оештырылган. Без монда алты ел элек килгән идек, Универсиада алдыннан, ул вакытта төрле биналар салынып килә генә иде әле. Хәзер бигрәк матур. Кайткач яшьләргә сөйләрбез. Бездә татарлар, башкортлар бик күп яши. Кызганыч, мәктәптә туган телне укыту юк. Ул түгәрәктә генә укытыла. Ата-аналар үзләре татар теле дәресләренә каршы чыкты. Имеш, нәрсәгә кирәк инде ул".

"Изге Болгар" җыены-2019да күпчелекне өлкән яшьтәгеләр һәм хатын-кызлар тәшкил итте. Төп чара Хәтер билгесе янында куелган сәхнәдә башланды. Анда мөнәҗәтләр әйттеләр, вәгазь сөйләнде. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч кенә тантаналы төстә ачтылар. Ул тамашачыларга яңалык җиткерде.

"Без монда килгәнче Болгар академиясендә аның киләчәге турында сөйләштек. Монда яшьләр өчен җәйге алан оештыру мәсьәләсен карадык. Һәм киләчәктә ничек эшләргә? Әлбәттә, ислам безнең өчен ул дин генә түгел, ул - безнең ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, безнең телебез", дип сөйләде Миңнеханов.

Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый
Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый

Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев чыгыш ясагач Миңнехановка "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләре кенәгәсенең IX томын тапшырды. Яшел китап белән шулай ук Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин бүләкләнде. Шәймиев Таҗетдин турында: "Ибн Фадланнан соң Болгарның эшен дәвам итүче булды, бервакытта да өзелмәде аның бәйләнеше, Болгар җирен торгызуда аның роле һичшиксез зур", диде.

Камил хәзрәт үз чыгышында Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисен китерде. "Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә биш нәрсә килгәнче биш нәрсәнең кадерен бел дип әйтә: картлыгың килгәнче яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче сәламәтлекнең кадерен бел, фәкыйрьлек килгәнче байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче буш вакытның кадерен бел, үлем килгәнче яшәүнең кадерен бел дип әйтә. Һәм өстәп бер фикеремне әйтәсем килә: Милләтебез югалганчы, телебезнең, динебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең кадерен бел", дип чыгыш ясады Сәмигуллин.

Камил Сәмигуллин чыгыш ясый
Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

Тантаналы чараны алып баручы Камал театры артисты Фәнис Җиһанша микрофон янына Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Әббәсовны чакырганда, ул ахыргысы була дисә дә, Рушан хәзрәтнең тәбрикләве вакытында Миңнеханов Җиһаншага нәрсәдер әйтте, һәм Фәнис чара кунагы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга да сүз бирде. Урыс православ чиркәве рухание "Русия - безнең уртак ватаныбыз", дип сөйләгәндә халык арасыннан бер хатын "ул безгә мәчет төзергә бирми", дип әйтеп куйды.

Феофан чыгыш ясый
Феофан чыгыш ясый

Феофан чыгышыннан соң мәртәбәле кунаклар төрле урынга таралды. Тәлгать Таҗетдин Кече манара янында Тәүбә мөрәсимен үткәрде. "Кылган гөнаһлар өчен үкенәбез, тәүбә кылабыз, Ходайдан ярлыкауны сорыйбыз", дигән сүзләрне халык хәзрәт артыннан кабатлап барды.

Тәлгать Таҗетдингә иярүчеләр
Тәлгать Таҗетдингә иярүчеләр

Ә аңа кадәр Таҗетдин Америка президентын искә алып вәгазь сөйләде: "Кыямәт булса, җомга көнне генә була дигән пәйгамбәребез. Бу - атагыз Адәмнең яралтылган көне, хәерле, мөбәрәк көн, мескеннәрнең дә хаҗы ул көндә. Ләкин кыямәт тә җомга көнне булачак ди пәйгамбәребез. Җомга үтте икән, икенче җомга көнгә кадәр бернинди Трамп та, беркем дә сугыш башлый алмас, Аллаһ боерса".

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Сәгать 12 тулгач Таҗетдин Олы манара янында өйлә намазын укытты. "Изге Болгар" җыенына килгән халык, шул исәптән дәү абзыйлар да, аңа ияреп өйлә намазын укыды. Феофан һәм Мәскәү түрәләре инде күренмәде.

XS
SM
MD
LG