Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью Йорк татарлары Сабантуйны Казан артистларыннан башка гына уздырды


Нью Йорк Сабантуе
Нью Йорк Сабантуе

16 июнь Нью Йорк татарлары чираттагы тапкыр Сабантуй бәйрәмен үткәрде. Милли бәйрәмгә 300 ләп кеше җыелды.

Чара күмәкләшеп Туган тел җырын башкарудан башланды. 2,5 яшьлек Арслан Шәмсетдинов беренче куплетын башкарды, аннаң соң олылар кушылып дәвам итте.

Нью Йорк Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Бәйрәмгә дип махсус татар гаиләләре Нью Йорктан гына түгел, Коннектикут, Нью Джерси, Джоржия, Миссури штатларыннан, башкала Вашингтоннан да килде. Сабантуй мәйданы чыгышлары белән Казан, Уфа, Чиләбе, Сәмәрканд, Ташкент калаларыннан булган татарларны очраштырды.

Бәйрәмдә гадәти Сабантуй ярышлары үткәрелде: капчык киеп сикерделәр, кашык кабып узыштылар, олылар да, балалар да аркан тартышты.

Сабантуйда катнашучылар
Сабантуйда катнашучылар

Казаннан бу юлы татар артистлары килмәгән иде. Ньй Йорк татар оешмасы идарәсе вәкиле Илдар Агиш әйтүенчә, җирле активистлар үзләре дә профессионал дәрәҗәдә концерт оештыра ала. Чыгышы белән Казаннан булган опера җырчысы Лилия Бикбова һәм аның кызлары Кадрия белән Камилә, профессионал җырчы Юлия Гарифуллина, жырчы Лилиана Газизова, Америкада туып үскән Фәрах Димсую Сабантуйда халык күңелен күрде. Артистлар татарча, башкортча һәм инглизчә җырлады.

Сабантуйны 92 ел элек оешкан Нью Йорк татар оешмасына кергән өлкән буын һәм яшь татар активистлары оештырды.

XS
SM
MD
LG