Accessibility links

Кайнар хәбәр

УЕФАның элекке президенты Платини коррупциядә шикләнелеп кулга алынган


Мишель Платини
Мишель Платини

УЕФАның элекке президенты Мишель Платини 2022 елда дөнья беренчелеге узачак илне сайлаганда коррупциядә шикләнелеп кулга алынган. Ул елда беренчелек Катарда узарга тиеш.

УЕФА Европа футбол берлекләре оешмасының элекке президенты, Франция җыелмасында Европа чемпионы Мишель Платини 2022 елда дөнья беренчелеге узачак илне сайлаганда коррупциядә шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта Le Monde газеты һәм Reuters хәбәр итә.

Элегрәк шушы ук эш нигезендә Николай Саркози президентлыгы вакытында Франциянең эчке эшләр министры булган Клод Геаннан да тоткарланган дип яза Mediapart.

Катар 2022 елда дөнья чемионатын уздыру хокукын 2010 елда алды. Шул вакытта ук 2018 елда дөнья беренчелеге уздыру хокукы Русиягә бирелгән иде.

  • Катар җиңеп чыгу белән Британия басмалары карарның коррупция ярдәмендә кабул ителүе турында берничә тикшерү бастырды. Әлеге мәгълүматларны ФИФА халыкара футбол федерациясенең бәйсез комиссиясе тикшерде һәм дәлилләр табылмады дип белдерде.
  • Катарда Дөнья беренчелеге уздыруны футбол җәмәгатьчелеге тәнкыйтьләп чыкты. Анда тиешле инфраструктура юк, һава эссе булу сәбәпле ярышларны җәй түгел, ә ноябрь-декабрьдә уздырырга кирәк булачак диелде.
  • Платини - 1970-80нче елларында уйнаган танылган футболчы. Ул "Нанси" һәм "Ювентус" клубларында чыгыш ясады. Иң яхшы футболчы бүләген - "Алтын туп"ны өч ел рәттән алучы бердәнбер спортчы.
XS
SM
MD
LG