Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе: хакимиятләрнең иминлекне сәбәп итеп митингны тыярга хакы юк


Русия Конституция мәхкәмәсе утырышы
Русия Конституция мәхкәмәсе утырышы

Русия Конституция мәхкәмәсе җирле хакимиятләр иминлек чаралары тәэмин ителмәгән дигән сылтау белән митинг үткәрүне тыя алмый дигән карар чыгарды.

Русия Конституция мәхкәмәсе Иркутски активисты Валерий Тетерин мөрәҗәгатен караган. Җирле хакимиятләр активистның урам чарасы уздыру турындагы белдерү хатларын берничә тапкыр кире кайтарган. Шәһәр хакимияте Тетерин "җәмәгать тәртибен саклауны һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыруның формаларын һәм методларын" билгеләмәгән дигән сәбәп тапкан.

Активист фикеренчә, җыеннар турындагы канунда мондый таләпләрдә конкретлык юк, бу хакимиятләргә белдерү хатларына үзләренчә бәя бирергә мөмкинлек калдыра. Бу Конституциягә каршы килә дип саный ул.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, иминлек саклау өчен җаваплылык беренче чиратта җирле хакимият оешмаларына йөкләнә, алар моны митинг оештыручыларга йөкли алмый. Мәхкәмә фикеренчә, оештыручылар тәкъдим иткән иминлек чарасы хакимиятләргә тиешле дәрәҗәдә булып тоелмаса, алар җыенны тыярга түгел, ә үзгәртүләр тәкъдим итәргә тиеш. "Килешү булмаган очракта, оештыручы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала, шикаять кыска вакыт эчендә каралырга тиеш", диелә Конституция мәхкәмәсе карарында.

Валерий Тетерин - 26 яшьлек юрист. 2018 елның 9 сентябрендә ул сайлау кануннары проблемына багышланган митинг, 7 октябрьдә илдә социаль-икътисади һәм сәяси курсны алыштыру таләбе белән урам чарасы уздырмакчы булган.

XS
SM
MD
LG