Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд телеканалы MH17 һәлакәтенә катышы булуда шикләнелүчеләрнең исемнәрен атады


Русия ватандашы Сергей Дубинский
Русия ватандашы Сергей Дубинский

Нидерланд телеканалы Малайзия очкычы һәлакәтенә катышы булуда шикләнелүче дип Сергей Мучкаев, Иван Безъязыков, Хмурый кушаматлы Сергей Дубинский һәм Гроза кушаматлы Олег Пулатовны атады.

Нидерландың NOS телеканалы Украина күгендә Малайзия Боингы һәлакәтенә катышы булуда шикләнелүче дүрт кешенең исемнәрен атады. Аларның берсе кулга алынган һәм аннан сорау алалар. Якын арада дүрт шикләнелүченең исемнәрен Халыкара тикшерү төркеме дә атарга тиеш.

Телеканал сюжетындагы өч исем элегрәк тикшерү һәм журналистлар материалларында телгә алынган иде.

NOS мәгълүматына караганда, һәлакәткә Курскида урнашкан 53нче зенит бригадасы командиры Сергей Мучкаевның, элекке украин хәрбие Иван Безъязыковның, үзбилгеләнгән Донецки халык республикасының элекке күзләү җитәкчесе Хмурый кушаматлы Сергей Дубинскийның һәм Хмурыйның элекке урынбасары Гроза кушаматлы Олег Пулатовның катышы булырга мөмкин.

Безъязыков Украинада дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә кулга алынган һәм мәгълүмат бирә. Мучкаев Русия гаскәрендә хезмәтен дәвам итә. Дубинскийның 2017 елда Ростов өлкәсендә яшәве билгеле иде. Мучкаев белән NOS журналисты 9 май бәйрәменә әзерлек барышында сөйләшергә тырышып караган, ләкин хәрби баш тарткан.

  • Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.
  • Былтыр май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) Малайзия һава юллары ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракет бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракет системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.
  • Русия Боинг һәлакәтенә катнашы булуын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкыч Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелгән дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG