Accessibility links

Кайнар хәбәр

QS рейтингы: иң яхшы уку йортлары арасында КФУ 392нче урында


КФУ
КФУ

Дөньяда иң яхшы университетлар рейтингында КФУ үз урынын яхшыртты. Бу юлы ул 392нче урында. Былтыр 439нчыда иде.

Дөньяда иң яхшы университетлар рейтингын билгеләүче Quacquarelli Symonds ширкәте яңа исемлеген чыгарды. Бу абруйлы исемлектә Казан федераль университеты (КФУ) быел 392нче урында. Ике ел элек КФУ рейтингның 441-450 төркеменә кергән иде, былтыр 439нчы урында булды.

Дөньяның иң яхшы уку йорты дип сигезенче ел рәттән Массачусетс технология университеты табылды. Икенче-өченче урыннарда Стэнфорд белән Һарвард, дүртенче-бишенчедә - Калифорния технология институты һәм Швейцария технология югары мәктәбе тора.

Рейтингка Русиянең 25 югары уку йорты кергән. Мәскәү дәүләт университеты алты урынга күтәрелеп, 84нче урында тора. Ул Русия югары уку йортлары арасында беренче урында. Новосибирски дәүләт университеты - икенчедә (гомум рейтингта 231нче урын), өченчедә - Петербур дәүләт университеты (234). КФУ Русия уку йортлары арасында 12нче урында.

Университетлар алты критерий нигезендә бәяләнә: академик абруй, эш бирүчеләр арасында абруй казану, университет хезмәткәрләре басмаларының цитатлау индексы, укытучылар саны белән студентлар санының мөнәсәбәте, уку йортында чит ил укытучылар өлеше һәм чит ил студентлар саны.

Барлыгы 85 илдән 5 000 университет тикшерелгән.

XS
SM
MD
LG