Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясендә катнашкан диңгезчеләрне күмәк фото фаш иткән


"Кырымны кайтару өчен" медален таккан Русия диңгезчеләре, сулдан: Илназ Гыйлфанов, Айнур Сәлахов, Гадел Сибгатуллин, Николай Боровик
"Кырымны кайтару өчен" медален таккан Русия диңгезчеләре, сулдан: Илназ Гыйлфанов, Айнур Сәлахов, Гадел Сибгатуллин, Николай Боровик

InformNapalm дип аталган халыкара волонтер проект Кырым аннексиясендә Русия хәрбиләре катнашуга яңа дәлилләр китерде. Исемнәре ачыкланган дүрт егетнең өчесе — Татарстаннан.

Белешмә: InformNapalm

InformNapalm [informnapalm.org] — Русиянең Украинага карата гамәлләре турында киң аудиториягә мәгълүмат җиткерүче волонтер проект. 2014 елда булдырылган. Барлыгы 30 телдә, шул исәптән татар телендә эшчәнлек алып бара. Барлык контент ирекле лицензия нигезендә таратыла.

InformNapalm проекты 2014 елда Кырымны аннексияләүдә Русия хәрбиләре катнашканын дәлилләгән мәгълүмат туплый. Ике атна элек проект сайтында Кырымны басып алуда Русия Кара диңгез флотының Новороссийскида урнашкан хәрби-диңгез базасының 184нче бригадасы диңгезчеләре катнашканын исбатлаган дәлилләр китерелде.

Бу язма укучыларда кызу бәхәсләр уяткан, анда китерелгән мәгълүматка шик белдерүчеләр, ышанмаучылар булган. Шушы шикләрне тарату өчен InformNapalm тагын дүрт диңгезченең исемен атады. Аларның 2014 елда медальләр тагып хәрби кораб сурәтендә төшкән күмәк фотолары табылган. Егетләрне шушы фото фаш иткән дә.

Айнур Сәлахов​ —​ 1992 елның 25 июнендә Чаллыда туган, Кама дәүләт автомеханика техникумында укыган. "Поворино" хәрби кораб диңгезчесе. Күмәк фотода ул "Кырымны кайтару өчен" медален тагып төшкән хезмәттәшләре белән, сулдан икенче.

"Кырымны кайтару өчен" медален күрәм", — дип язган Айнур Сәлаховның Вконтакте челтәрендәге битендә бер дусты. "Әйе инде, ул вакыйгаларда катнашучылар бит", — дип җавап биргән Айнур Сәлахов.

Илназ Гыйлфанов — 1993 елның 30 мартында Казанда туган. Илназ саграк егет, командирлары киңәшләрен тыңлаган, Украинага каршы агрессиядә катнашу дәлилләрен үз битендә бастырмаган. Әмма хезмәттәшләре бастырган күмәк фотода ул да бар, сулдан беренче.

Error rendering VK.

Илназ үзенең битендә бәйрәм белән котлап Русия хәрби диңгез флоты байрагы фотоларын бастырган, шулай ук "Поворино" корабы турында видео урнаштырган.

Гадел Сибгатуллин — 1988 елның 30 декабрендә туган, Казанда яши, Казан федераль университетында укыган.

Гадел Сибгатуллин
Гадел Сибгатуллин

Гадел Кырым аннексиясендә катнашуын дәлилләгән фотоларны үзенең Вконтакте битендә ​бастырмаган. Әмма күмәк фотода ул бар, сулдан өченче. Гаделне иптәшләре фаш иткән булып чыга.

Николай Боровик — 1995 елның 21 июнендә Дондагы Ростов шәһәрендә туган. 2013 елда Ростов өлкәсенең Куйбышев районы Лысогорка авылында мәктәп тәмамлаган. Әти-әнисе дә шушы мәктәптә укыган һәм хәзер дә анда яши. Бабасы оккупацияләнгән Макеевкада яши, аның шәхси битендә Русия пропагандасы һәм фейкларның һәр төре бар. Кызының ДНР башлыгы Александр Захарченко кочагында төшкән фотосын "кызым матбугат конференциясендә" дигән комментар белән бастырган.

Николай Боровик
Николай Боровик

Шул ук күмәк фото Николай Боровикның шәхси битендә дә бар. Анда ул уңнан беренче басып тора.

Шулай итеп, InformNapalm активистлары Кырым аннексиясендә катнашкан тагын дүрт хәрбине ачыклаган.

Новороссийскида урнашкан хәрби-диңгез базасы җитәкчеләре турында мәгълүмат һәм фотолар алдагы язмада басылган иде.

Проект активистлары бу хәрбиләр кайчан да булса халыкара трибунал каршына басар дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG