Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы кешеләренең Путинга мөрәҗәгате нигезендә тикшерү уздырылачак


Путинга мөрәҗәгать итүчеләр
Путинга мөрәҗәгать итүчеләр

Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге Чаллы кешеләренең президент Владимир Путинга үзләре яшәгән бистәдә юллар, су һәм газ үткәргечләр булмауга зарлануы уңаеннан тикшерү башлаган.

Кешеләрнең “Туры элемтә”гә мөрәҗәгатеннән соң тикшерү комитеты 12 тикшерү башлады диелә комитет сайтында.

“Подсолнухи” бистәсендә җиде ел элек җир кишәрлекләре сатып алып йортлар төзеп яшәүчеләр сүзләренчә, анда әле дә юллар һәм тиешле коммуникация юк. Җирле хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәләр дә, бу проблемнар чишелмәгән.

Error rendering VK.

Тикшерүчеләр бу мөрәҗәгатьтәге мәгълүматны тикшереп аның нәтиҗәсендә алга таба ни эшләү турында карар итәчәк.

XS
SM
MD
LG