Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга Башкортстаннан мөрәҗәгать итүчеләргә игътибар булмады


Сибайда каршылык чарасы, архив фотосы
Сибайда каршылык чарасы, архив фотосы

Русия президентының туры элемтәсенә Башкортстаннан ике төркем видеомөрәҗәгать күндерсә дә, аларга игътибар булмады.

20 июнь Русия президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды. Дүрт сәгатьтән артык барган чарада ул 70тән артык сорауга җавап бирде. Барлыгы 2 миллионнан артык сорау алынган булган. Сорау бирүчеләр арасында Башкортстанда яшәүчеләрнең күпме булуы билгеле түгел. Бары тик Сибай халкы һәм Уфаның бер тулай торагында яшәүчеләр генә Путинга мөрәҗәгать яздырып, аны интернетка куйдылар. Туры элемтә барышында аларның берсе дә телгә алынмады. Чарада Башкортстаннан бирелгән бер генә сорау да яңгырамады.

Русия президентына мөрәҗәгатьнең берсе Башкортстан мәгарифе үсеше институтының Ветошников урамында урнашкан тулай торагында яшәүчеләрдән. Тулай торакта яшәүчеләрне канунсыз яшәгән өчен дип бүлмәләрен бушатуны сораганнар. Тулай торакта яшәүчеләр исә бүлмәләрен хосусыйлаштыруны таләп итә. Башкортстан мәгарифен үстерү институты ректоры, элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова әлеге бүлмәләрдә институтта эшләмәүчеләр канунсыз яшәгәне өчен чыгарылуын хәбәр итә. Аңа караганда, торак институтта эшләгән чорда хезмәткәрләргә вакытлыча бирелергә тиеш. Институтның элекке җитәкчесе торакка институтта эшләмәүчеләрне канунсыз керткән. Тулай торактан чыгарылучылар прокуратура һәм Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан ярдәм алалмагач, Владимир Путинга видеомөрәҗәгать күндерергә булганнар. Видеоязмада ил президентыннан яшәгән бүлмәләрен хосусыйлаштыруда ярдәм соралган.

Владимир Путинга икенче күмәк видомөрәҗәгать Сибай шәһәре халкыннан. Аны "Сибай, тын ал" дигән төркем әгъзалары язган. Алар шәһәрдә сулар һава булмау уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Бу адымга баручылар күкерт диоксиды 60-64 тапкыр артык булган чаклар теркәлүен әйтеп, шәһәрдә яшәп булмавын, аеруча балалар сәламәтлеге өчен борчылуларын белдергәннәр. Мөрәҗәгатьтә шәһәрдәге фатирларны сатып булмау сәбәпле, дәүләттән ярдәм соралган. "Сибай, тын ал" төркеме тезләнеп фотога да төшкән.

Күмер чыгаруның ачык яткылыклары булган Кемерово өлкәсенең Киселев шәһәре халкы экологик каза уңаеннан Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп тә ярдәм алалмагач, Канаданың премьер-министры Джастин Трюдога мөрәҗәгать итеп, сәяси сыену урыны сорарга мәҗбүр булган иделәр. Шуннан соң 70 шәхси йортны күчерү карары булды. Рәсми булмаган чыганаклар Сибай халкының да шушы адымга бару ихтималлыгын фараз итә.

XS
SM
MD
LG