Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә оппозиция парламентка бәреп керде


Грузия парламенты каршындагы мәйдан, 20 июнь
Грузия парламенты каршындагы мәйдан, 20 июнь

Протест белдерүчеләр берничә түрәнең вазифадан китүен таләп итә.

20 июнь кичендә Тбилисида оппозициянең протест чаралары башланды. Протест белдерүчеләр парламент рәисе Ираклий Кобахидзе, Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итә.

Протест белдерүчеләр таләп үтәүгә бер сәгать вакыт биргән. Бу вакыт узгач урам чарасында катнашучыларның бер өлеше Грузия парламенты бинасына бәреп кергән, дип хәбәр итә "Грузия Online". Полиция көч кулланып аларны парламенттан кысрыклап чыгарырга тырыша. Полиция махсус чаралар кулланмый дип хәбәр ителә.

Медиа чаралары хәбәр итүенчә, парламент бинасына йөзгә якын кеше бәреп кергән. Анда Эчке эшләр министры Георгий Гахарий килгән, ул әлеге хәлне "дәүләт институцияләрен яулап алу" дип атаган.

Медуза язуынча, протест чаралары Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып чыгыш ясаудан соң башланып киткән. Гаврилов Тбилисига Парламентара православие ассамблеясы утырышында катнашу өчен килгән булган. Урам җыеннары башлануга ул Грузиядән киткән.

XS
SM
MD
LG