Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Оюб Титиев төрмәдән чыкты


Оюб Титиевның колониядән чыгуы
Оюб Титиевның колониядән чыгуы

Наркотик саклауда гаепләнеп дүрт елга колония-утырмага хөкем ителгән Чечняның "Мемориал" хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы бүлек башлыгы Оюб Титиев җомга көнне төрмәдән чыкты.

Титиевны каршы алырга аны һәрвакыт яклап килгән һәм барлык мәхкәмә утырышларында катнашкан туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары килде.

10 июнь көнне Чечняның Аргун колониясендә мәхкәмә Титиевның вакытыннан алда азат итү турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән иде. Титиев 18 мартта хөкем ителде. Ул колониядә хөкем карары билгеләгән вакытның өчтән бер өлешен утырды.

Титиев гаебен танымады һәм аның адвокатлары да бу ялганга корылган эш дип саный.

61 яшьлек Оюб Титиев 2018 ел башында тоткарланды. Аның автомобилендә наркотиклы төенчек табылды дип белдерделәр. Титиевның адвокаты Петр Заикин Чечня полициясе Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарының йортын юк итте дип белдерде.

Титиевның хезмәттәшләре җинаять эше ялганга корылган һәм Чечня хакимиятләре республикада хокук яклаучылардан арынырга омтыла дип әйтте. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хокук яклаучылар эшчәнлеге турында кискен сүзләр белән даими чыгыш ясап тора.

Оюб Титиевны яклап халыкара оешмалар һәм мәдәният эшлеклеләре чыкты. "Мемориал" Титиевны, гәрчә аны сәяси маддә нигезендә хөкем итмәсәләр дә, сәяси тоткын дип, Amnesty International - вөҗдан тоткыны дип атады.

XS
SM
MD
LG