Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Ваһапов авылы: Борынгы риваятьләр һәм бүгенге чынбарлык


Актүк авылы биләмәсенә керү урыны
Актүк авылы биләмәсенә керү урыны

Заманында 3500ләп кеше яшәгән, өч мәчете булган авылда бүген кеше саны 150дән артмый. Хәбәрчебез Түбән Новгород өлкәсенең Актүк авылында булып кайтты.

Түбән Новгород өлкәсендә борын-борыннан татарлар яшәгән Краснооктябрьский районында 45 авыл бар. Район үзәге — Уразавыл (Уразовка). Ун меңләп кеше яшәгән районда халык саны елдан ел кими бара. Биредә хезмәт хаклары түбән булу һәм эш җитмәү сәбәпле, яшьләр читкә китә. Картлар исә бу төбәк турындагы борынгы риваятьләрне кемгә тапшырып калдырырга белми.

Шуларның берсе Актүк авылы янындагы Тораташ турында. Бу риваятькә күрә, әлеге авылдагы бер гаиләдә бик тыңлаусыз бер малай булган. Чираттагы мутлыгыннан соң ул җәзадан куркып авылдан читкә чыгып качкан. Әнисе аны бик озак кына өйгә кайтырга чакырган, ә малай һаман кайтмаган. Шуннан соң әнисенең яман ачуы чыгып ул: "Алайса ташка әверел һәм беркайчан да кайтма", дип кычкырган. Шул сүзләрдән соң малай ташка әверелгән һәм гомерлеккә шунда калган диләр.

Тораташ
Тораташ

Бу риваятьне Азатлыкка Актүктә элек 30 ел күмәк хуҗалыкны җитәкләгән Мөнир Мостафин сөйләде. Картлар әйтүенчә, бу таш элек чыннан да катып калган балага охшаган булган. Элек корылык вакытында авыл халкы бирегә килеп таштан яңгыр сорый торган булган. Кешеләр үзләренчә Тораташның күңелен күрергә тырышкан — тәңкә акчалар, тәм-томнар, уенчыклар куеп калдырган, ташны яулык белән дә ябып караган.

1940 елда совет хакимияте ташны җирдән чокып чыгарып бу "искелек калдыгын" бетерергә уйлаган. Әмма булдыра алмаган. Таш тирәсен берничә көн буе казысалар да, төпкә җитә алмаганнар. Шуннан соң аны трактор белән бер якка аударганнар һәм ул акрынлап елдан-ел таудан елгага таба шуыша башлаган. Шуннан соң яңа бер риваять таралган — янәсе, таш елгага төшүгә ахырзаман җитәчәк.

Мөнир Мостафин
Мөнир Мостафин

Мөнир Мостафин кечкенә чагында әнисенең аны шушы таш янына алып килүен әле дә хәтерли. Шул риваятьне сөйләгәннән соң ул аны, әти-әнисен тыңламый торган балалар тораташка әверелә дип кисәткән.
20 ел элек авыл халкы Тораташ тирәсендә чардуган корган. Мостафин фикеренчә, Тораташны изгеләштерү исламга кадәр булган мәҗүсилек кайтавазы булырга мөмкин.

Тораташ
Тораташ

Актүк авылы мәшһүр татар җырчысы Рәшит Ваһапов белән дә танылган. Ул биредә 1908 елда авыл имамы Абдулваһап Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә.

Педагогик белем алган Рәшит Ваһапов берничә ел Краснооктябрьский районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли, әмма мулла малае булу сәбәпле, укытучылыктан куыла һәм Мәскәүгә китә. 1937 елда аның әтисен "халык дошманы" дип атып үтерәләр. Ваһаповның абыйлары да Сталин репрессияләренә дучар була. Бу турыда Азатлыкка җырчының абыйсының оныгы Рәүф Ваһапов сөйләде. Ул хәзер Уразавылда яши һәм "Сельские вести" газеты баш мөхәррире булып эшли.

Рәүф Ваһапов
Рәүф Ваһапов

"Абдулкадыйр бабам Казанда мәдрәсәдә укыган, ул — мулла малае, үзе дә мулла булган. Бик укымышлы кеше булган, гарәп телен белгән һәм каллиграф кебек язган диләр. Әмма әтиләрен атып үтергәннән соң аны Урал ягына сөргәннәр. Ул анда 10 ел буе хатынын да, балаларын да күрми яшәгән, ә сөргеннән кайткач күп тә үтми туберкулездан вафат булган", ди Рәүф Ваһапов.

Рәүф Ваһапов үз бабасын бер дә күрмәгән. Аның җимерелгән тормышы һәм гаиләсенең ачы язмышы турында ул үз әти-әнисеннән генә ишеткән. Аның әбисе — сөрелгән мулланың хатыны — берүзе алты бала белән калган. Тол хатынны беркая да эшкә алмаганнар, алар бары мәрхәмәтле күршеләре ярдәме белән генә исән калган. Соңрак ул ниһаять хастаханәдә шәфкать туташы булып урнаша алган.

Актүктә Рәшит Ваһапов сыны
Актүктә Рәшит Ваһапов сыны

Актүк авылында җырчының сыны урнаштырылган, ә 2016 елда район үзәге Уразавылда да Рәшит Ваһапов һәм Краснооктябрьский районында туып үскән икенче бер мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев сыннары куелды.

Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев сыннарын ачу тантанасы
Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев сыннарын ачу тантанасы

Рәшит Ваһапов фестивальләрен оештыручы Рифат Фәттахов та шушы Актүк авылыннан.

Авылда кеше саны 150дән артмый, бары җәен Мәскәүдән балаларны каникулга кайтаргач кына тормыш бераз җанланып ала. ХХ гасыр башында исә биредә 3500ләп кеше яшәгән, өч мәчет булган. Совет чорында ул мәчетләрне мәктәп һәм пионерлар йорты итеп үзгәрткәннәр.

Авылның мәдәният йорты
Авылның мәдәният йорты

Хәзер инде мәктәп тә юк. Элегрәк авылда әле җиде еллык мәктәп эшләп килгән, анда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгәннәр. Актүк мәктәбеннән соң балалар Уразавылга милли сыйныфларга йөреп укыган. Аннан соң күпләр Казанга барып та югары уку йортларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән.

Актүктә туып үскәннәр хәзер Казандагы югары уку йортларында милли белгечлекләргә укый алмый, чөнки татар телен мәктәп дәрәҗәсендә укучылар юк. Яшьләр Мәскәүгә һәм Түбән Новгородка китә, анда менеджерлыкка, юристлыкка яки икътисад белгече булырга укыйлар.

XS
SM
MD
LG