Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Иранга һөҗүм ясарга ниятләгән, 10 минут кала карардан баш тарткан


АКШ президенты Дональд Трамп
АКШ президенты Дональд Трамп

АКШ президенты элегрәк медиада чыккан мәгълүматны раслады һәм аңа аңлатма бирде.

АКШ президенты Дональд Трамп 20 июнь кичендә Иранга, берничә ноктага һөҗүм ясарга әмер биргән булган. Бу Иранның АКШ дронын бәреп төшерүенә җавап булырга тиеш булган. Ләкин һөҗүмгә 10 минут кала Трамп бу карарыннан баш тарткан. Бу турыда ул үзе белдерде.

"Мин [һөҗүм нәтиҗәсендә] ничә үлем булачагын сорадым. Генераллар 150 кеше дип әйтте. Һөҗүмгә 10 минут кала мин аны кире кактым, чөнки бу бәреп төшерелгән дронга тиң түгел", дип язды ул үзенең Twitter сәхифәсендә.

"Мин ашыкмыйм", дип өстәде Трамп. Ул АКШның Иранга каршы санкцияләрне кырыслатачагын һәм аларга атом коралына ия булырга мөмкинлек бирмәячәген ассызыклады.

Элегрәк The New York Times 20 июнь кичендә Иранга һөҗүм ихтималы турында язган иде. Аерым алганда, радиолокация станциясе һәм ракет хәрби бүлекчәләренә һөҗүм планлаштырылган булган. Һөҗүм кичке җидегә (Казан вакыты белән – төнге сәгать икегә) планлаштырылган булган.

Иранның АКШ дронына һөҗүменнән соң АКШның федераль авиация идарәсе (FAA) америка очкычларының Оман һәм Фарсы култыклары өстеннән очуын тыйды.

АКШ һәм Иран мөнәсәбәтләре хакимияткә Дональд Трамп килгәннән бирле начарая бара. Май һәм июнь айларында Вашингтон Тәһранны Оман һәм Фарсы култыкларында танкерларга һөҗүм итүдә гаепләгән иде.

XS
SM
MD
LG