Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы коммунистлары урам җыенында тормыш шартларына зарланды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

21 июнь "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы бүлеге уздырган урам җыенында Русиядәге сәяси-иҗтимагый вазгыять, социаль тормышның торган саен авырлашуы хакында чыгышлар ясалды.

Фирканең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева үз чыгышында, Русия халкын төрле юллар белән хәерчеләндерү, юк итү бара, диде. Ул югары даирәләрдә яңа салымнар кертергә җыенуларын бәян итте. Аның сүзләренчә, зиратларны тоткан өчен, пенсия алган өчен салым кертүләре ихтимал икән.

Татьяна Гурьева чыгыш ясый
Татьяна Гурьева чыгыш ясый

Аннан соң ясалган чыгышларда Русиядә сәламәтлек саклау, мәгариф, эш белән тәэмин итү тармаклары һәм хезмәт хакларының да түбән дәрәҗәдә булуына басым ясалды. Русиядә зур уңышлар турында лаф орсалар да, алгарышның булмавы, гомумән, Русия тарихында ике генә җиңү барлыгы әйтелде: берсе сугышта булса, икенчесе - галәмдә. Шуннан башка, аеруча соңгы егерме елда халыкны сөендерерлек, тормышын яхшыртырлык гамәлләр булмады, диелде.

Бер чыгышта яңгыраган "Путинның Русияне тынычлыкта калдыруын телим", дигән сүзләр җыенга килгән 50-60лап кешенең сыек алкышларына лаек булды.

Җыенда кабул ителгән резолюциядә уртача пенсиянең 40 мең, уртача хезмәт хакының 70 мең сум булырга тиешлеге әйтелә.

XS
SM
MD
LG