Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казан Европа уеннарын үткәрүгә гариза бирмәгән


2013 елда Казан Универсиада уеннарын кабул итте
2013 елда Казан Универсиада уеннарын кабул итте

Моңа сәбәп булып Русия спорт министрлыгында Казанга теләктәшлек кимүен атыйлар.

Русия 2023 елгы Европа уеннарын Казанда үткәрү гаризасын бирмәгән. Моның хакта "Бизнес-Онлайн" басмасы яза. Казанның катнашу теләге булса да, чарада катнашудан баш тартырга булганнар. Моның төп сәбәбе булып басма федераль спорт министрлыгында Казанга теләктәшлек кимүне атый.

"Бизнес-Онлайн" чыганаклары сүзләренчә, моңарчы спорт өчен җавап биргән Русия вице-премьеры Виталий Мутко Казанга җылы мөнәсәбәттә булган, хәзер исә ул төзелеш өчен җаваплы булып билгеләнгән. Шулай ук Казанга еш ярдәм итеп килгән спорт министры урынбасары Наталья Паршикова да вазифасыннан киткән. Хәзерге спорт министры Павел Колобковның мәсьәләләрне хәл итүдә зур мөмкинлеге юк дип хәбәр ителә.

Медиа чарасы "Казан – Русиянең спорт башкаласы" проекты әкерен генә тарихка кереп баруын баруын ассызыклый. Моның нәтиҗәсендә спорт һәм социаль проектлар дирекциясен тарату турында хәбәрләр ешая бара.

XS
SM
MD
LG