Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә күп кеше сәяси эшләр нигезендә утыра". Казанда сәяси репрессияләргә каршы урам җыены узды


23 июнь көнне Казанда сәяси репрессияләргә каршы пикет оештырылды. "Idel.Реалии" хәбәр итүенчә, чарада 35 кеше катнашты.

Пикетны Русия Либертариан фиркасенең Татарстан бүлекчәсе оештырды. Чарага шулай ук Татар иҗтимагый үзәге, "Голос" хәрәкәте, Алексей Навальныйның Казан штабы, "Ачык Русия" активистлары да кушылды.

Җыенда катнашучылар "2282 - сәяси маддәләр", "Репрессияләр максаты - репрессия", "228/282 маддәләрсез Русия", "Зәңгәр кит? Куркыныч түгел! Зәңгәр мент куркынычрак", "Җәмгыять гаделлек таләп итә", "Азат Мифтахов, Олег Сенцов, Роман Удотка ирек" кебек шигарьләр тоткан.

Либертариан фиркасе әгъзасы, пикетны оештырган Роман Семенов Русиядә күп кешеләрнең сәяси эшләр буенча утырганын сөйләгән. "Аларны 228 һәм 282 маддәләр нигезендә гаеплиләр. Без - сивиль җәмгыять, бер кешенең азат ителүенә ирештек, ләкин башка барысы да уйлап табылган эшләр нигезендә үз фикерләре өчен утыра. Шуңа без ризасызлыгыбызны белдерү өчен чыктык", дип белдерде ул.

Казандагы Навальный штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриева чарага "репрессияләр масштабы" аркасында чыкты. "Кешеләр үз фикерен белдермәсә, репрессияләр дәвам итә ала. Безнең илдә сәяси тоткыннар бар, һәм без гел алар турында хәбәр итеп барырга тиеш, хакимият аңларга тиеш: барысы да җәмгыять контролендә", дип сөйләде Дмитриева.

Бүген Русиянең кимендә 13 шәһәрендә Иван Голуновка теләктәшлек һәм сәяси репрессияләргә каршы урам җыеннары уза.

XS
SM
MD
LG