Accessibility links

Төрекмәнстан президенты Казан Сабантуена җырын бүләк итте


Сабантуй күренеше
Сабантуй күренеше

23 июнь Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлык аланында башкаланың төп Сабантуе оештырылды. Эшлекле сәфәр белән Казанга килгән Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов та Сабантуйда катнашып, халыкка үзе иҗат иткән җырын бүләк итте.

Төрекмәнстан президенты Курбангулы Бирдемөхәммәдовның Татарстанга моңа кадәр килгәне булса да, аның Казан Сабантуенда беренче тапкыр катнашуы бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Аның белән бәйрәмдә зур гына вәкиллек һәм журналистлар төркеме дә катнашты.

Кунаклар килгәнче дип Казан Сабантуе ачылышына әзерлекләр иртәнге яктан ук башланды. Татарстанның алга киткән 13 районының агач йортларында төрледән-төрле халык һөнәрләре, аш-сулар тезеп куелды. Җыр-биюләр халыкка репетиция рәвешендә тиз генә, өлешчә генә күрсәтелде. Барысы да зур түрәләрне көтте. Күпчелек йортларда гадәттәгечә махсус табыннар әзерләнде, тик аларга быел тукталучылар булмады.

Казан Сабантуенда Төрекмәнстан президенты катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:50 0:00

Сабантуйга һәр район үзенчә әзерләнде

Сабантуй мәйданына уза торган юлның уң ягында урнашкан Кукмара районы киез итекләрен, чуен табаларын алгы планга чыгарса, Алексеевский районы кечерәк чиркәү чаңнарын кагып карады, Балык Бистәсе кипкән балыкларын элеп куйды, Зәй районы йорты янында керәшен татарлары җырлары яңгырады, Нурлатныкында ат рәвешләренә өстенлек бирелде.

Буа районы үзенең бренды итеп балалар Сабантуе күренешләрен алгы планга чыгарды. Утар ишегалдында сукмаклар каен агачыннан кисеп ясалган иде. Исемен әйтмәгән бер буалы моңа бер Камаз машинасы каен агачы кулландык, агач бүкәннәрен 40 сантиметрлап җиргә күмдек, мондый юл беркемдә дә юк, яңгыр ява калса, бездә сукмаклар чиста булачак, дип җиткерде.

Зәй районы йорты янында керәшен татарлары җырлары яңгырады
Зәй районы йорты янында керәшен татарлары җырлары яңгырады

Теләче районы әзерлекне тагын да көчлерәк башкарды. Түрәләр килер алдыннан капкаларын ябып ук куйдылар.

Бер урында хәтта асфальтны шампуньлы су белән юдырдылар. Машинасыннан су сиптерүче, "без бар җирне дә юмыйбыз, өлешчә генә, гөнаһ шомлыгына каршы май түгелде брат, шуны юып алдык, узучылар майга басса таеп егылырга мөмкин бит", дип мишәр сөйләме белән асфальт юдыру сәбәбен аңлатырга тырышты.

Сабантуй мәйданына бара торган юлда быел төрекмән башлыклары кигән егетләр һәм чулпыларын чылтыраткан кызлар ары-бире йөреп торуы казанлыларның игтибарын җәлеп итте. 3-4 төрекмән каналы татарча җыр-биюләрен төшереп, алдан ук эшләрен хәстәрләп куйдылар. Кемдер аларга сабантуйның нинди бәйрәм булуын аңлатты, кемдер бергәләп истәлеккә фотога төште.

Төрекмән йорты-тирмәсе янында
Төрекмән йорты-тирмәсе янында

Төрекмәннәр халыкны милли ризыклары белән сыйлады

Түрәләр узасы юлның түрендә төрекмәннәргә дә төрекмән йорты-тирмәсе җайланган булып чыкты. Тирмәнең икенче ягында төрекмән ашчылары казаннар асып үзләренең милли ашларын кайнатты, тандырда төрекмәнчә бәрән ботларын пешерде. Сүз уңаеннан, барлык бу ризыклар президентлар узгач Сабантуйга килүчеләргә түләүсез тәкъдим ителде, Татарстан ягыннан халыкны алай сыйлау булмады кебек, һәрхәлдә күзгә чалынмады.

Төрекмәннәрнең ризыклары пешә торган урынга кадәр корылган өстәлдә халыкка Бирдемөхәммәдов язган чәй турындагы китап (урысча, кытайча һәм инглизчә) та күрсәтелде. Аның янына ук төрледән төрле чәйләр, тәм-томнар тезелде.

Тик көн төшкә авышса да, Сабантуйга инде килеп җитергә тиешле Татарстан һәм Төрекмәнстан президентлары гына күренмәде. Сәгать уннарга билгеләнгән түрәләр килеше башта ярты сәгатькә, аннан бер сәгатькә кичектерелде, аннан 12дә киләчәкләр диелде.

Сулдан: Илсур Метшин, Миңтимер Шәймиев, Корбангули Бирдемөхәммәдов
Сулдан: Илсур Метшин, Миңтимер Шәймиев, Корбангули Бирдемөхәммәдов

​Төш уртасында Сабантуй капкасы янына җыелган халык төркеме бер ара селкенеп куйгандай булды. Килделәр ахры, керәләр әнә, дигән сүзләр ишетелде. Күпләр фотопаратларын көйләү ягын карады.

"Шәймиев булды бу, төрекмәнбашы килмәде әле", дигән сүзләргә карамастан халык таралырга ашыкмады. Миңтимер Шәймиев та Сабантуй капкасыннан тиз-тиз генә үтү урынына капка кырыйларындагы тимер рәшәткәләр янында җәйге челләдә башларына әрекмән яфраклары каплап тамаша көтеп торган халык белән барып исәнләшеп, хәл әхвәл сорашты, күрешә алмаганнарга кул болгады.

Шәймиев капкадан узгач, халык бер ара чолганышында калды. Кемдер аның белән фотога төште, кемдер кул кысып калу ягын карады. Кукмара утарына кадәр халык белән аралашып барган Шәймиев утар капкасыннан кереп киткәч халыкның күпчелеге таралышты.

Сабантуй капкасы янында Шәймиевкә ияреп киткән халыкның кимүе тәртип саклаучыларны сөендерде булса кирәк, погоннары булмаган тәртип саклаучылар үзара татарча, Аллага шөкер, президентлар килгәнче халык азайды, дип әйтешеп куйды.

Сакчыларның үз эше
Сакчыларның үз эше

Сабантуйда президентларга көчле сак

Журналистлар сүзләренә караганда, президентларны саклар өчен Татарстанның барлык федераль иминлек хезмәте сакчылары аякка басты, шулай ук өстәмә рәвештә Мәскәүдән дә махсус хезмәткәрләр килде. Омон хезмәткәрләре "тере" чылбыр үрде, хәтта җирле журналистларны да президентлар янына якын китермәделәр.

Гади халыкны мәйданга озак вакыт кертми торганнар. Нәтиҗәдә капка алдында ике йөздән артык кеше җыелган, этеш-төртеш башланган.

Иминлек дигәннән, президентлар узачак төп Сабантуй юлына керә торган капкага президентлар килер алдыннан халыкның күпчелеген җибәрмәделәр.

Төшке берләр тулганда, ниһаять, Татарстан һәм Төрекмәнстан президентлары да күренде. Төрекмәнстан вәкилләре үз президентларын күргәч кул чаба, үз телләрендә президентларына атап шигарләр әйтә башлады. Җыелган халык исә, аларның нәрсә дип әйтүләрен колак салып аңларга тырышты.

VIP-кунаклар
VIP-кунаклар

Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнгать әһелләренең җыр биюләре белән каршы алынган президентлар ипи-тоз һәм чәкчәктән авыз иткәч Сабантуй мәйданы аша узып утарлар алдына тукталдылар, һәр район һөнәрләренә күз салдылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "Сабантуй - безнең өчен олы һәм тирән мәгънәгә ия, ул халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыл булуын, игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтне чагылдыра" дип бәйрәмне татарча ачып җибәрде.

Миңнеханов чыгыш ясый
Миңнеханов чыгыш ясый

Миңнеханов үз чыгышын Русия президенты Путинның Сабантуйга җибәргән котлау хатын укып тәмамлады.

Төрекмәнстан президентыннан махсус җыр

Татарстан президенты чыгышыннан соң мәйданда ике республика дуслыгына мәдхияләр укылган төрекмән җырлары яңгырады, арткы экраннарда ике республика җитәкчеләренең очрашу мизгелләре, ат ярышлары сурәтләре күрсәтелде.

Төрекмәнстан президенты Сабантуйда чыгыш ясамады. Уеннарда да катнашмады. Аның каравы, Сабантуйга дип Татарстанга махсус үзе язган җырын алып килде. Сәхнәдә бу хакта игълан ителгәч һәм җыр яңгырый башлагач, Төрекмәнстан вәкилллеге аякка басып алкышларга тотынды. Аларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә кушылды. Алкышлаулар җыр тәмамланганчыга кадәр дәвам итте.

Төрекмәнстаннан килгән бер вәкил Азаттлыкка бу җырның сүзләрен Төрекмәнстан президенты язуын, ә көен президентның оныгы Кәрим иҗат итүен әйтте.

Төрекмәнстан кунаклары һәм Татарстан җитәкчелеге бәйрәмдә бер сәгатькә якын торгач, Казан ипподромына ат ярышларын карарга китеп барды.

Рәсми өлеше шулай тәмамланып, бәйрәмнең ярышлар өлеше башланды. Сәхнәдә Татарстан президенты Мәскәүдән чакырган "Хор Турецкого" төркеменең татарча "Былбылым", "Туган тел" җырлары яңгырады, төркем җырчыларының "Сабантуй - ул Русия бәйрәме", дигән сүзләре ишетелде.

XS
SM
MD
LG