Accessibility links

Чехиядә соңгы 30 елда иң зур протест чарасы узды


Прагада 23 июньдә узган каршылык чарасы
Прагада 23 июньдә узган каршылык чарасы

Праганың Летна паркында Чехия премьер-министрына каршы узган митингта 200 меңнән артык кеше катнашты. Бу соңгы 30 елда Чехиядә иң зур протест чарасы булды.

Чехия башкаласы Прагада илнең премьер-министры Андрей Бабишка каршы протест чарасы узды. Митинг Летна паркында булды, бу урында 1989 елда бәрхет инкыйлабы көннәрендә коммунистлар фиркасенә каршы зур протестлар оештырылган иде. Ул вакытта анда ярты миллион тирәсе кеше катнашты.

Полиция исәпләвенчә, бу юлы кимендә 200 мең кеше булган, оештыручылар тагын да зуррак саннар китерә. Прагада якынча бер миллион 300 мең кеше яши.

Бабишка каршы чаралар Прагада һәм Чехиянең башка шәһәрләрендә апрельдән бирле уза. Өч атна элек демонстрантлар шәһәр үзәгендә Вацлав мәйданын тутырып йөрде, төрле мәгълүматларга караганда 90 меңнән 120 меңгә кадәр кеше җыелды. Шуңа күрә оештыручылар митингны Летнага күчергән: шәһәр үзәгенә шулкадәр кеше сыймас иде.

Чехия матбугат чаралары хәбәр итүенчә, чарада катнашырга дип кешеләр Прагага бөтен илдән автобуслар һәм поездларда килгән.

Мондый зур протестларның сәбәбе - Бабишка карата ачылган җинаять эше. Ул Европа берлеге фондлары белән мутлашуларда шикләнелә. Бабишның гаилә фирмасы Европа берлегеннән акчаны канун бозып алган диелә. Европа комиссиясе Чехия премьерын шулай ук аның Agrofert холдингы өчен дотацияләр алганда мәнфәгатьләр бәрелешендә гаепләде.

Моннан тыш, Мария Бенешеваны юстиция министры итеп билгеләве дә протест чарасында катнашучылар санын арттырган. Бенешева - премьер тарафдары. Бабишка каршы булучылар яңа министр тикшерүгә басым ясар дип курка.

Андрей Бабиш гаебен кире кага һәм демонстрацияләр өчен сәбәп юк дип белдерә.

  • Бабиш - Чехиянең иң бай кешеләренең берсе, эре ширкәтләр һәм матбугат чаралары хуҗасы. Ул коалиция хөкүмәтен җитәкли, ә коалиция аерым алганда, коммунистлар фиркасе депутатлары тавышларына да таяна. Бу да демонстрантларның ачуын китерә.
XS
SM
MD
LG