Accessibility links

Кайнар хәбәр

Психиатрия хастаханәсенә ябылган активист Рәис Хәбиров ачлык игълан иткән


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Активист Рәис Хәбиров ачлык игълан итүе турына Татарстан прокурорына язган. Ул психиатрия экспертизасы халыкара стандартларны бозып уздырыла дип саный.

Июнь башында психиатрия хастаханәсенә экспертиза уздыру өчен ябылган Дөнья татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров ачлык игълан иткән. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков исеменә язылган мөрәҗәгатьтә Хәбиров "мәхкәмә-психиатрия экспертизасы уздырудан баш тартам" дигән. Әлеге экспертиза "квалификацияле түгел һәм халыкара стандартларга туры килми", ди ул.

Активист "канунсыз тоткарлау һәм хастаханәгә ябуга" каршы ачлык игълан итүе турында белдерә.

"Мин язып узган хәлләргә прокурор тикшерүен уздыруны сорыйм. Мине психик сәламәтлегемә бәйле элегрәк уздырылган экспертизалар мәгълүматлары белән таныштыруны, әлеге экспертизалар уздырганда җибәрелгән кимчелекләрне бетерүне, табиблар комиссиясе эшенә бәйсез психиатрларны җәлеп итүне таләп итәм", дигән Хәбиров.

23 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсе Рәис Хәбировка карата мәҗбүри рәвештә психиатрия экспертизасы үткәрү турында карар чыгарды. 27 майда Хәбиров бу карарга каршы мәхкәмәгә шикаять бирде. Аппеляциягә җавап булмый торып аны 7 июнь көнне психиатрия хастаханәсенә яптылар.

Канунны бозу турында шикаять гаризасы Казанның Совет районы прокуратурасына, Татарстан прокуратурасына, Татарстан тикшерү комитетына һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгына бирелгән. Татарстанның Югары мәхкәмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Хәбировның апелляция шикаяте 12 июльдә каралачак.

Тикшерү комитетында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка экспертиза уздыру карарын шикаять итү факты әлеге караны үтәүне туктатып тормый дип белдергәннәр.

Рәис Хәбировны корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда" гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG