Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар һәм инглиз теле белгечлеге алучыларның 90 проценты инглиз теле укыта


Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасы
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасы

КФУда педагогик юнәлештә татар теле белән тагын бер чит тел белгечлеге үзләштерергә мөмкин. Студенталрның күпчелеге татар теле түгел, үзләштергән башка предметны укыта.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының "Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм чит тел" белгечлеген алып чыгучыларның 90 проценты инглиз телен укытырга китә. Бу хакта институт деканы Рамил Мирзаһитов 24 июньдә журналистлар белән очрашуда әйтте. Очрашу турыдан-туры трансляциядә барды.

1995 елдан КФУда педагогик юнәлештә татар теле белән тагын бер чит тел белгечлеге үзләштерергә мөмкин. Беренче белгечлек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, икенче белгечлек йә инглиз теле укытучысы, йә журналистика булырга мөмкин. Элекке елларда төрек теле белән кытай теле укытучылары да әзерләү бар иде. Әмма, Мирзаһитов сүзләренчә, узган ел укып бетергәннәрнең 90 проценты мәктәпләргә инглиз теле укытырга киткән.

Моны декан мәктәпләрдә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимү белән аңлатты.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов та әлеге сүзләрне хуплады. "Авыл җирлегендә, гадәттә, укытучылар сәгатьләр җыю өчен берничә фән укыта. Шуңа күрә, татар теле һәм әдәбият белән беррәттән, башка юнәлешләрдә дә укыталар. Алар, мәсәлән, инглиз, кытай, төрек теле укыта ала", диде ул.

Мирзаһитов мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимегәннән соң, татар теле белгечлегенә укучыларның башка факультетларга күчә башлау турындагы хәбәрләрне кире какты.

"Мондый әйбер юк. Декан буларак ышандырып әйтә алам, гыйнвардан быел беркем дә күчмәде. Моңа кадәр дә мондый очракларны искә төшерә алмыйм", диде Мирзаһитов.

Киләсе уку елына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле” белгечлегенә 20 бюджет урыны, "Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика" юнәлешендә 20 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

XS
SM
MD
LG