Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров вазифасыннан китәчәк


Юнысбәк Евкуров
Юнысбәк Евкуров

Аның халыкка мөрәҗәгатен җирле телевидение күрсәтте.

2008 елдан Ингушетия белән идарә иткән Юнысбәк Евкуров вазифасыннан китүен игълан итте. Моның хакта ул үзе телевидениедә ясаган чыгышында белдерде.

"Мин Русия президенты Владимир Путинга минем республика башлыгы вазифаларымнан вакытыннан алдан алу турында мөрәҗәгать итәргә булдым", дип әйтте ул. Эштән китү сәбәбе буларак Ингушетия башлыгы республиканың хакимияттәге һәм җәмгыятьтәге таркаулыкны атады.

Евкуров Ингушетия белән идарә иткән вакытта төбәктә террорчылыкны җиңүгә, экстремизмны киметүгә ирешеп булды, дип әйтте. Моннан тыш үз казанышлары булып ул республикада тынычлыкка ирешү, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары һәм юллар төзүне атады.

Евкуров Ингушетия белән 2008 елдан бирле идарә иткән. Аның мөддәте 2023 елда гына тәмамланырга тиеш иде.

2018 елның көзеннән бирле Ингушетиядә Чечня белән административ чик турындагы килешүгә каршы протест чаралары уза. Активистлар бу килешү Ингушетия өчен файдалы түгел дип саный. Моннан тыш, демонстрантлар Евкуровның вазифасыннан китүен таләп итте.

XS
SM
MD
LG