Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянма хакимияте рохинҗа мөселманнарына интернетка керүне тыйды


Мьянма
Мьянма

Мьянма хакимияте Ракхайн штатында яшәүче миллионнан артык кешене интернетсыз калдырган. Әлеге төбәктә рохинҗа мөселманнары яши.

Ракхайн штатында интернет 21 июньнән үк томаланган. Төбәк халкы ирекле мәгълүмат алу хокуклары бозылу турында белдерә. Әмма Мьянма элемтә министрлыгы томалауның кайчан туктатылачагы турында әйтми. "Төбәктә тынычлык һәм тәртип урнашкач" дип кенә белдерә министрлык.

Медиа язуынча, Ракхайнда интернетка керүне чикләү карарын хөкүмәт башлыгы, 1991 елгы Нобель тынычлык бүләге лауреаты Аун Сан Су Чжи чыгарган. БМО рохинҗа мөселманнары өчен интернетны томалау "кеше хокукларының тупас бозылуын яшерү" максатында булырга мөмкин диде.

Рохинҗа мөселманнары инде берничә ел хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәшә. Мьянмада рәхимсез көч кулланулар һәм эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә 750 меңләп рохинҗа күрше Бангладешка качты. БМО бу эзәрлекләүләрне геноцид дип атады.

XS
SM
MD
LG