Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган форумга 14 илдән галимнәр киләчәк


Алтын Урда чоры эшләнмәләре
Алтын Урда чоры эшләнмәләре

26-28 июньдә Казанда "Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы" исеме астында VI Халыкара Алтын Урда форумы узачак. Форумда 14 илдән килгән йөздән артык галим һәм фәнни хезмәткәр катнашачак.

Форум Алтын Урданың 750-еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла дип хәбәр итә Мәрҗани исемендәге Тарих институтының матбугат хезмәте.

Форумның төп чараларыннан берсе - "Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәүләтчелеге: традицияләр, фикерләр, яңалыклар, кризислар" исемле халыкара конференция. Конференция програмында тарих өлкәсендә эшләүче галимнәр, археологлар, дин белгечләре, нумизматлар һәм башка тикшеренүчеләрнең Алтын Урда тематикасын яктырткан 95 чыгышы каралган.

Быел форумда 14 илдән килгән вәкилләр катнашачак. Алар арасында, Русия белгечләреннән тыш, Болгарстан, Британия, Маҗарстан, Мисыр, Казакъстан, Кытай, Монголия, Тайвань, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Япония галимнәре бар. Шулай ук Русиянең төрле шәһәрләреннән - Мәскәү, Петербур, Казан, Уфа, Әстерхан, Магнитогорски, Новосибирски, Төмән, Дондагы Ростов, Акмәчет, Бакчасарай, Чиләбе, Волгоград, Тамбов, Пермь, Улан-Удэ, Воронеждан вәкилләр көтелә.

Пленар утырышта Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, депутат Разил Вәлиев, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов һәм башкалар чыгыш ясаячак диелә.

Конференция белән бер үк вакытта тематик түгәрәк өстәл утырышлары да узачак. Әлеге утырышларда "татарлар" атамасының урта гасыр чыганакларында кулланышы һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы, Алтын Урдада борынгы рус җирләренең буйсынганлык мәсьәләләре, Алтын Урданың Бөек Ефәк юлы халыклары мәдәниятенә, шулай ук XIII-XV гасырларда чыңгыз дәүләтләренең дәүләт акча сәясәтенә йогынтысы турында фикер алышу булачак.

Алтын Урда форумы Казанда ике елга бер уздырыла. Беренче мәртәбә ул 2009 елда үткәрелде. Форумны Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге оештыра.

Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләү турында Татарстан хөкүмәте карары да бар. Татарстанда бу нисбәттән чаралар узарга тиеш, әмма киң җәмәгатьчелек белән, масштаблы рәвештә уздырылачак бәйрәмнәр дә, тантаналар да моңа кадәр күренмәде.

XS
SM
MD
LG