Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Мөхәммәтҗановның аппеляция бирү вакытын озайтты


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Равил Мөхәммәтҗановның Югары мәхкәмәгә аппеляция шикаятен бирү вакытын озайту турында гаризасын кәнәгатьләндерде.

25 июньдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе хөкемдары Гүзәл Әюпова ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗановның Татарстан Югары мәхкәмәсенә аппеляция бирү вакытын озайту турында гаризасын карады һәм уңай карар чыгарды.

Равил Мөхәммәтҗанов 26 июньнән башлап бер ай эчендә Вахитов районы мәхкәмәсенең 2018 елның 2 ноябрь карарына каршы Татарстан Югары мәхкәмәсенә аппеляция гаризасы бирә алачак.

​24 октябрьдә Казан башкарма комитеты 6 ноябрьдә узарга тиешле Татарстан Контситуциясенә багышланган митингны шәһәр үзәгендә уздыруны рөхсәт итмәде. Бу көнне профилактик медицина чаралары узачак дип аны Тинчурин бакчасына күчерергә тәкъдим итте.

Татар иҗтимагый үзәге активисты әлеге карар белән килешмичә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте, әмма мәхкәмә 2 ноябрьдә шәһәр хакимияте карарын гамәлдә калдырды.

Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка белдергәнчә, Вахитов районы мәхкәмәсенең бу карарын ул Татарстан Югары мәхкәмәсенә алты тапкыр шикаять итергә теләсә дә, мәхкәмә документларының үзенә килеп ирешмәве аркасында аппеляция шикаятен 8 ай буена бирә алмаган.

“Беренче аппеляцияне биргәч мәхкәмә салымы түләнмәгән дип гаризаны процесска кертмәгәннәр, вакытлыча туктатып калдырган кебек иткәннәр. Аннан ул эшне миңа почта аша кайтарганнар. Почта исә ул хатны миңа җиткермәде. Моны махсус суздылар. Туктар, аппеляциягә бирмәс дип уйладылар. Мин соңгы тапкыр апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсенә Вахитов районы мәхкәмәсе карарын шикаять итеп аппеляция гаризасы яздым. Һәм ниһаять бүген Вахитов мәхкәмәсе бу гаризама карата бер карар чыгарды.

Без Татарстанның милли һәм рәсми бәйрәмнәрен үзебез теләгән җирдә, тоткарлыксыз, тиешенчә бәйрәм итергә телибез. 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне, ул - рәсми бәйрәм. Казан хакимияте үз эшен эшләргә тиеш. Ә алар безнең белән эшләр урынга бездән көлеп, безгә каршы көрәшә. Татарстан Югары мәхкәмәсе безнең гаризаны кәнәгатьлендермәсә, Европа мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итәчәкбез”, дип белдерде Мөхәммәҗанов.

Утырышта Мөхәммәтҗанов мәхкәмәнең татар телендә баруын сорады. Хөкемдар Әюпова аның бу таләбен кире какты, утырыш урыс телендә үтте.

XS
SM
MD
LG