Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда күнегүләр вакытында Русиянең ике десантчысы һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Килешү нигезендә хезмәт итүче Русия десантчылары парашют белән суга сикергән һәм батып үлгән.

Русия армиясендә килешү нигезендә хезмәт итүче ике десантчы Кырымда хәрби күнегүләр вакытында һәлак булган. Русиянең Көньяк хәрби бүлгесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, десантчылар парашют белән суга сикергән, әмма парашютларыннан ычкына алмаган һәм батып үлгән.

"26 июньдә Иске Кырым полигонында парашют белән сикерү күнегүләрен үтәгәндә Кырымда урнашкан Хәрби һава көчләре бүлегенең ике хәрбие су өстенә килеп төште һәм парашют җепләреннән ычкына алмады. Кизү торучы коткаручылар ярдәм итә алмады. Хәрбиләр батып үлде", диелә хәбәрдә.

Әлеге хәл килеп чыгуның сәбәпләрен тәртип саклау оешмалары белән берлектә махсус комиссия тикшерәчәк.

2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Русия ярымутрауда хәрби күнегүләрне даими уздыра. Украина Баш штабы Кырымда Русия хәрбиләренең эшчәнлеген канунсыз дип атый.

XS
SM
MD
LG