Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятиядә ашыгыч утырган очкыч бинага бәрелгән, ике очучы һәлак


Ан-24 очкычы (архив фотосы)
Ан-24 очкычы (архив фотосы)

Очкычта 43 юлчы булган, аларның җидесе яраланган.

Бурятиянең Түбән Ангарск һава аланында Ан-24 очкычы ашыгыч кире җиргә утырырга мәҗбүр булган. Ике очучы һәлак булган, җиде юлчы яраланган. Очкыч "Ангара" һава ширкәтнеке булган.

43 юлчы булган очкыч 27 июнь иртәсендә Түбән Ангарскидан Улан-Удэга очкан. Очып киткәннән соң очкычта бер йөрткеч эшләми башлаган, экипаж кире, һава аланына кайту карарын кылган.

Җиргә утыру вакытында очкыч читкә киткән, һава аланының техник бинасына бәрелгән, очкычта янгын чыккан. Һәлакәт урынына килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәтләре кешеләрне коткара алган, очкыч исә тулысынча диярлек янып чыккан.

Интерфакс хәбәр итүенчә, очкыч капитаны соңгы юлчы чыкканчы очкычтан чыкмаска карар кылган, аны инде коткарып булмаган. Экипаж хаталар ясамаган, техника рәттән чыгудан соң очкыч белән идарә итеп булмады диярлек, дип яза агентлык.

Русия тикшерү комитеты очышлар иминлеге кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эшен ачкан.

XS
SM
MD
LG