Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының элекке башлыгы Рәфгать Алтынбаев Татарстан депутатлыгына дәгъва итәчәген белдерде


Рәфгать Алтынбаев
Рәфгать Алтынбаев

Рәфгать Алтынбаев Татарстан парламенты депутаты вазифасы өчен көрәшергә җыена. Казан Кирмәне "без бу теманы күзәтеп бармыйбыз" дип белдерә.

Чаллы шәһәренең элекке башлыгы Рәфгать Алтынбаев Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәргә җыенуы турында ачык хат чыгарды. Хатның күчермәсен "Бизнес-Онлайн" китерә.

"Мин бәйсез намзәт буларак катнашам. Беркем дә миңа халык мәнфәгатьләренә каршы килүче үз идеяләрен һәм програмнарын тага алмый. Бөтен җаваплылык белән белдерәм - бернинди дә бизнес-мәнфәгатьләр юк һәм була да алмый", дип яза Алтынбаев.

Сәясәтче сүзләренчә, ул үз намзәтен Чаллының Комсомольский бүлгесендә тәкъдим итәчәк. Аның төп көндәше - "Профит" ширкәте җитәкчесе, "Бердәм Русия" вәкиле Марсель Мингалимов.

Алтынбаевның депутатлыкка дәгъва итүенә бәйле сорауны пәнҗешәмбе журналистлар Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимовага да бирде. "Татарстанда Алтынбаевны күрергә теләмәгән җитәкчелек моңа ничек карый", дип сорадылар.

"Республикада аны кемнең күрәсе килмәгәнен мин белмим. Бу хакта аның белән эшләгән кешеләрдән сорарга кирәк, алар күбрәк сөйләр", диде Галимова.

Аның сүзләренчә, сайлау комиссиясендә көн саен күп намзәтләр теркәлә. "Без анда кемнәр теркәлүен, теге яки бу намзәтнең кем икәнен күзәтеп бармыйбыз, бу безнең игътибар үзәгендә түгел", диде Казан Кирмәне вәкиле.

Рәфгать Алтынбаев Чаллыны 90нчы елларда җитәкләде. Аны 1998 елда "район башлыклары фетнәсе" оештыручы дип саныйлар. Татарстаннан киткәннән соң Алтынбаев Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары булды, соңрак Сергей Миронов белән эшләде. Миронов ул вакытта Федерация шурасын җитәкли иде.

Соңгы елларда Алтынбаев Татарстанда һәм Мәскәүдә яшәде.

XS
SM
MD
LG