Британия премьер-министры Тереза Мэй Русия президенты Владимир Путин белән Осакада очрашуда Кремль Британия һәм аның беректәшләренә янаучы "җавапсыз һәм какшатучы гамәлләрне" туктатмый торып, ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайга салып булмаячак дип белдергән.
Бу хакта "Зур егермелек" (G20) саммиты кысаларында Мэй һәм Путин очрашуыннан соң британ ягы белдерүендә әйтелә. Моннан тыш, Британия премьеры Путинга Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауга Русия катышы турында "кире какмаслык дәлилләр" бар дигән. Мэй очрашу алдынан Путинга агулауда шикләнелүчеләрне - Русия махсус хезмәтләре вәкилләре Анатолий Чепига һәм Александр Мишкинны җаваплылыкка тарту турында да сорау бирәчәкмен дип белдергән иде.
Русиянең башка гамлләреннән киберһөҗүмнәр һәм чит илләрнең сайлауларына тыкшыну аталган.
Мэй шулай ук Путинны Украинадагы низагны туктатырга ярдәм итәргә һәм Бәшәр Әсад гаскәрләренең Сүриянең Идлиб вилаяәтенә һөҗүм итүенә юл куймаска чакырды. Моннан тыш, Мэй "либераль демократияне" һәм кеше хокукларын яклау өчен чыгыш ясарга әзер булы турында әйтте.
Русия ягы әлеге очрашу нәтиҗәләрен чыгармады. Пәнҗешәмбе Financial Times газетына биргән интервьюда Владимир Путин Тереза Мэй Русия белән мөнәсәбәтләрне көйләү турында кызыксына дип фаразлады. Ул шулай ук "либераль идея искерде" диде.
Тереза Мэй күптән түгел консерватив фирка җитәкчелегеннән китте һәм тиздән консерваторлар яңа лидер сайлаганнан соң Британия премьер-министры вазифасыннан да китәчәк.