Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камышлыда татар шагыйре Әнвәр Давыдовка һәйкәл куелды


Әнвәр Давыдов бюсты
Әнвәр Давыдов бюсты

29 июнь Самар өлкәсе Камышлы авылында татар шагыйре Әнвәр Давыдовка бюст ачылды. Шагыйрь 1919 елда шушы авылда туган. Камышлыда Әнвәр Давыдов исемен йөрткән урам бар, авылның мәдәният йортына да аның исеме бирелгән. Бюстны мәдәният йорты алдындагы мәйданга урнаштырганнар.

Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров катнашты.

Бюст ачу тантанасы бүген Самар өлкәсендә узган X Бөтенрусия авыл Сабантуе кысаларында оештырылды. Ул шулай ук шагыйрьнең 100 еллык юбилеена багышланды.

Һәйкәлне бүген, Сабантуй көнендә ачуның тагын бер мәгънәсе бар, дип сөйләде Азатлыкка оештыручылар. 1941 елның 22 июнендә авылда Сабантуе уза. Иртән матур итеп киенгән авыл халкы, олысы-кечесе, кайсы арбаларга төялеп, кайсы җәяү урман аланындагы Сабантуй мәйданына агыла. Әмма бәйрәм башланырга да өлгерми, Совет иленә наци Германиясе һөҗүм итүе турында хәбәр килә. Бу турыда радиодан яңгыратканнан соң, мәйдан бушап кала.

Бәйрәмдә катнашырга җыенганнарның күпләре фронтка китеп, яу кырларында башларын сала. Камышлы егете Әнвәр Давыдов сугыштан исән кайтып, халык шагыйре булып җитешә.

Әнвәр Давыдов – татар совет шагыйре, журналист, тәрҗемәче, 1919 елның 21 мартында Самар өлкәсе Камышлы авылында туган. Әнисе Мәтиҗиһан Йосыпова шагыйрь Зыя Ярмәки белән бер нәселдән. 1936-40 елларда Әнвәр Давыдов "Советская Сибирь", "Ферганская правда" газетларында эшли, Мордовиянең Азюрка авылында рус теле һәм әдәбияты укыта. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. Сугыштан 1946 елда әйләнеп кайта, "Югары уңыш өчен" (хәзер "Камышлы хәбәрләре") газетында мөхәррир була. 1956 елда Әнвәр Давыдовны Казанга Татарстан китап нәшриятына баш мөхәррир урынбасары итеп чакыралар. 1953 елда Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлана. 1968 елда 49 яшендә Казанда вафат була.

Гомеренең соңгы елларында Әнвәр Давыдов зур күләмле күп планлы эпопея иҗат итә, һәм вафатына күп тә калмастан бу әсәрен тәмамларга өлгерә. "Йокысыз төннән соң" дип аталган әлеге шигъри романда гади авыл крестьяны Гайни язмышы аша 1913-1967 елларда татар авылында һәм бөтен илдә барган тормыш тасвирлана.

XS
SM
MD
LG