Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Гөлназ Равиловага "Ачык Русия" белән хезмәттәшлек өчен штраф салганнар


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Гөлназ Равилова мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Гөлназ Равилованы Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе (Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән бәйсез оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру) нигезендә гаепле дип тапкан. Мәхкәмәсе аңа 10 мең сум штраф карары чыгарган.

Сүз Равилованың "Ачык Русия" хәрәкәтендә катнашуы турында бара.

Мәхкәмә караында әйтелгәнчә, "Равилова "Ачык Русия" иҗтимагый хәрәкәте исеменнән һәм аның мәнфәгатьләрендә, шул исәптән бу оешманың символикасын кулланып, илнең сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышының төрле мәсьәләләре, шулай ук тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча чаралар үткәрә, үзен "Ачык Русия" хәрәкәтенең актив катнашучысы буларак күрсәтә".

— Мин моны иҗтимагый активистка басым дип саныйм. Бу карарны һичшиксез шикаять итәчәкмен, кире кагылган очракта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Миңа административ эш ачылганын белмәдем дә, мине мәхкәмәгә чакыручы булмады. Соңнан гына мәхкәмәнең 14 июньдә үк булганы ачыкланды, — дип сөйләде Равилова.

2017 елның апрелендә Русиянең бпш прокуратурасы Михаил Ходорковский белән бәйле берничә оешманы теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте тыелмаган иде. 30 мартта хәрәкәтнең Ригада узган конференциясендә "Ачык Русия "не бетерү турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG