Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгилдиева парламентка сайланган очракта татар телен мотлак укыту өчен көрәшергә вәгъдә итте


Рушания Билгилдиева
Рушания Билгилдиева

"Гадел Русия" партиясе вәкилләре Татарстан Дәүләт шурасына сайланган очракта, мәктәпләрдә татар телен укытуны мотлак итәргә җыена. Бу хакта фирканең төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгилдиева җиткерде.

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Рушания Билгилдиева республика парламентында 100 депутатның кимендә бише алардан булырга мөмкин дип фаразлый. Гәрчә партия рәисе Сергей Миронов төбәк парламентларында "Гадел Русия" вәкилләре 10 процентны тәшкил итәргә тиеш дигән максат куйган иде.

Бүген Казанда узган конференциядә "Гадел Русия" фиркасе вәкилләре 8 сентябрь Татарстан Дәүләт шурасына үтәчәк сайлауга партия исемлегеннән 49 намзәт һәм бермандатлы округлардан тагын 50 намзәтне тәкъдим итте. Билгилдиевага карата җинаять эше ачылган булуга карамастан, исемлектә аның исеме дә бар.

Рушания ханым Азатлыкка, парламентка сайланган очракта алар татар телен мәктәпләрдә мотлак укыту өчен көрәшне "иң өстенлекле максатларның берсе" итәчәген татарча җиткерде.

— Мин үзем совет мәктәбендә укыдым, шуңа күрә татарча матур итеп, әдәби телдә сөйләшә алмый. Бу миңа гел киртә булып тора. "Гадел Русия", мин үзем дә, укытучы буларак, мәктәпләрдә балалар татар телен укырга тиеш дип саныйбыз. Чөнки үз телен кадерләмәгән халык кадерле булмый. Шуңа безнең програмга бу пункт керәчәк. Татар теле — ул безнең нигезебез. Шуңа күрә татар телен без яратып, кадерләп укытырга тиеш дип уйлыйм.

Билгилдиева, узган чакырылыш депутатлары татар телен мотлак укытуны саклап кала алмады, алар сайланса, бу мәсьәләне бөтен көчен куеп уңай хәл итәчәк дип ышана.

XS
SM
MD
LG