Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта кырымтатар мәдәниятен таныту чарасы үтте


Кырымтатар мәдәниятен таныту чарасында, 29 июнь 2019
Кырымтатар мәдәниятен таныту чарасында, 29 июнь 2019

29 июнь кичендә Бруклин мәдәни шурасы тәкъдиме белән Бруклин китапханәсендә кырымтатар мәдәниятен таныту чарасы үтте.

Бу чара төрле мәдәниятләрне танытуга багышланган програм кысаларында үтте. Бруклин мәдәни шурасы исемле фонд җирле артистларны табып, аларга мәдәниятләрен танытырга мөмкинлек бирә. Шундый тәкъдимнәрнең берсе кырымтатар оешмасына ясалды.

Чараны Кырымтатар мәҗлесенең Америкадагы вәкиле һәм Берләшкән милләтләр оешмасында асаба халыклар даими форумы әгъзасы Айла Баккалли ачып җибәрде. Ул татарларның кыскача тарихы белән таныштырды.

Нью-Йоркта кырымтатар мәдәниятен таныту чарасы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Бруклинда эшләп килүче оешма исеменнән Нариман Асан җитәкчелегендәге профессиональ аритстлардан торган Нью-Йорк кырымтатар анссамбле чыгыш ясады. Алар традицион милли көйләр, халык җырларын башкарды һәм биеде. Шунсы әһәмиятле, яшь буын биючеләр - Америкада туып үскән яшьләр. Алар кырымтатар теленә, музыка һәм биюләренә милли оешма каршындагы ансамбльгә йөреп кенә өйрәнгән.

Чарада шулай ук бүгенге көндә Америкада яшәүче атаклы кырымтатар җырчысы, Үзбәкстанның атказанган артисты Урия Кирминчиклы чыгыш ясады.

Милли-мәдәни кичәгә кырымтатар активистлары һәм китапханә укычулары, барлыгы 50ләп кеше килгән иде.

Кырымтатар мәҗлесенең Америкадагы вәкиле Айла Баккалли әйткәнчә, оешма милли мәдәниятне таныту чараларын елына 7-8 тапкыр үткәрә. Кырымтатар ансамбле ел әйләнәсе Америка буйлап гастрольләрдә йөреп концертлар куя һәм фестивальләрдә катнаша.

XS
SM
MD
LG