Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын ике Корея арасында чиктә очрашты


Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын
Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын

Трамп Төньяк Корея җиренә аяк баскан АКШның беренче президенты булды. Ике җитәкче Төньяк Кореяны атом коралыннан арындыруга бәйле сөйләшүләрне дәвам итәргә килешкән.

АКШ президенты Дональд Трамп һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Төньяк һәм Көньяк Кореялар арасындагы чиктә очрашты.

Трамп Төньяк Корея җиренә аяк баскан АКШның беренче президенты булды. Ул чик сызыгыннан Ким белән бергә атлап чыкты. Трамп моны "зур хөрмәт" дип атады.

АКШ президенты бу очрашуны "бөтен дөнья өчен бөек көн" дип атады һәм үзе белән Төньяк Корея лидеры арасында "зур дуслык бөреләнеп килә" дип ассызыклады. Ул Ким Чен Ынны Вашингтонга чакырды.

Төньяк Корея лидеры үз чиратында Трамп Пхеньянга килсә бик шат булыр идем диде.

Очрашудан соң лидерлар Көньяк Корея җирлегендә сөйләшүләрне дәвам итте. Әңгәмәгә Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин да кушылган.

Очрашу бер сәгать тирәсе барган. Ул тәмамланганнан соң АКШ президенты тарафлар атом проблемы белән бәйле ике яклы сөйләшүләрне дәвам итәргә килеште дип белдерде.

Трамп белән Кимның бу өченче очрашуы. Америка ягы әлеге очрашу Корея ярымутравын атомсыз төбәккә әйләндерү турында көрчеккә терәлгән сөйләшүләрне дәвам иттерергә ярдәм итәр дип өметләнә.

Дүрт ай элек Ханойда Америка-Төньяк Корея саммиты нәтиҗәсез тәмамланды, әмма Трамп Ким Чен Ын белән шәхси мөнәсәбәтләрем яхшы дип ышандыра. "Әгәр Ким президент булмаса, Корея ярымутравы сугыш эчендә булыр иде", ди Трамп.

Кушма Штатлар Төньяк Кореяга каршы чикләүләрне йомшартмый, Пхеньяннан атом коралыннан баш тартуда реаль адымнар көтә.

XS
SM
MD
LG