Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Доминиканга туры очышлар башлана


Очышлар ял итүчеләр белән тулачак дип көтелә.

Татарстан башкаласыннан Доминикан республикасына туры очышлар ачылачак. Казан–Ла Романа юнәлешендә очышлар башлану турында Казан һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар 2019 елның 31 октябреннән башланыр дип көтелә, алар 14 көнгә бер башкарылачак. Очышларны Boeing-777−300 очкычларында AZUR air һава ширкәте оештырачак.

Әлеге юнәлештә нигездә ял итүчеләр күпләп йөриячәк дип көтелә. Очышлар планын төзүдә ANEX Tour туристик ширкәте катнашкан, ул турларны инде сата башлаган. Ике кешегә 13 төнлек тур 150 мең сумнан башлана дип хәбәр ителә. Очышлар планы 2020 елның 17 апреленә кадәр каралган.

Казан – Мәскәү һәм Петербурдан соң Кариб утрауларына туры очышлар оештырган өченче шәһәр.

XS
SM
MD
LG