Accessibility links

"Таттрансгаз Казан" җитәкчесе Рәфкать Кантюков вазифасыннан китте


Рәфкать Кантюков
Рәфкать Кантюков

"Таттрансгаз Казан" ширкәтен Уфа кешесе Рөстәм Усманов җитәкләячәк. Рәфкать Кантюков Татарстан Дәүләт шурасына сайлау исемлегендә дә юк.

"Таттрансгаз Казан" ширкәте җитәкчесе Рәфкать Кантюков вазифасыннан китте. Ул җитәкче киңәшчесе булып калачак.

Дүшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кантюковны "Дуслык" ордены белән бүләкләде.

"Таттрансгаз Казан" ширкәтенә яңа җитәкче итеп моңа кадәр "Трансгаз Уфа" баш инженеры булып эшләгән Рөстәм Усманов билгеләнгән.

Бу хакта президент сүзчесе Эдуард Хәйруллин Твиттерда хәбәр итә.

Рәфкать Кантюков "Таттрансгаз"ны 1998 елдан бирле җитәкләде, Татарстан Дәүләт шурасында дүрт чакырылышта депутат булды. Күптән түгел теркәлгән "Бердәм Русия" исемлекләрендә Кантюков фамилиясе юк. Ул элек сайланган Биектау бер мандатлы сайлау бүлгесеннән дә башка көчле намзәт - "Татагролизинг" җитәкчесе Азат Җиһаншин тәкъдим ителгән.

Рәфкать Кантюков тумышы белән Башкортстаннан иде.

XS
SM
MD
LG