Русиядә ял сәгатьләрен уздыруның иң популяр төре - телевизордан фильмнар һәм сериаллар карау. Левада үзәге сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 79 проценты, атнасына бер тапкыр булса да, буш вакытларын телевизор каршында уздыра, ә яртысы - көн саен ял сәгатьләрендә телевизор каршында утыра.
Икенче урында - дуслар белән очрашу. Русияләрнең өчтән ике өлеше кимендә атнага бер тапкыр дуслары белән күрешә. Өченче урында - кунакка йөрү һәм кунак кабул итү. Шул рәвешле респондентларның 42 һәм 23 проценты буш вакытларын уздыра.
Сораштыруда катнашучыларның 27 проценты елына берничә тапкыр әдәби китаплар укый, ә 28 проценты берни дә укымый.
Театрлар, музейлар һәм концертларга йөрү сирәк аталган. Респондентларның 1-2 проценты гына мондый урыннарга атна саен, 3-8 процент - ай саен йөри. Сораштыруда катнашучыларның яртысы беркайчан да театрда яки музейда булмаган. 64 процентының бер тапкыр да музыкаль төркемнәр яки җырчылар концертына барганы юк.