Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак, 13 кеше хәбәрсез югалган


Иркутски өлкәсендә су басу, 1 июль
Иркутски өлкәсендә су басу, 1 июль

191 кеше хастаханәләргә озатылган.

Иркутски өлкәсендә су басу җирлегендә Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре 14 кеше мәетен тапкан. Тагын 13 кеше хәбәрсез югалган дип санала, алар арасында бер бала бар. Моның хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Элегрәк 16 һәлак булган кеше турында хәбәр ителгән булган.

Һәлак булучыларның тугызы Тулун районында табылган, дүртесе –Түбән Уда районында, бер кеше – Тайшет районында. Алты кешенең батып үлгәне хәбәр ителә.

Медицина ярдәмне сорап 1258 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 87 бала. 191 кеше хастаханәләргә озатылган.

Иркутски өлкәсендә 24-27 июнь көнне барган көчле яңгырлар өлкә тарихында иң көчле су ташкынын тудырган. 25 июньнән төбәктә 96 авылны су баскан, аларда 32 меңнән артык кеше яши.

XS
SM
MD
LG