Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре Прагага очышларны туктата


Чехия Русиянең өч һава ширкәтенә Прага һәм Карловы Вары шәһәрләренә очышлар башкаруны тыйды. Чехия үз һава ширкәте өчен транссебер маршрутлары шартларыннан канәгать булмаган һәм шундый җавап әзерләгән диелә.

"Аэрофлот", "Урал һава юллары" һәм "Победа" һава ширкәтләре Прага һәм Карловы Вары шәһәрләренә 2 июльдә рейсларны туктаткан. Русия ягы мәгълүматынча, бу Чехия хакимиятләренең әлеге очышларга рөхсәтне гамәлдән чыгару белән бәйле.

Чехия ягы рәсми аңлатма бирмәде, әмма Интерфакс чыганаклары белдерүенчә, Прага Чехия һава ширкәте өчен транссебер маршрутлары шартларыннан канәгать булмаган һәм шундый җавап әзерләгән.

Аэрофлот Мәскәүдән Прагага дүрт очышны туктаткан. Юлчыларны башка рейсларга һәм башка ширкәтләр рейсларына күчерәләр. Аэрофлот шулай ук 2 июльгә булган билетларны кайтарырга яки Европаның башка шәһәренә өстәмә түләүләрсез алыштырырга да тәкъдим итә.

Аэрофлотның филиалы булган "Победа" ширкәте һәм "Урал һава юллары" да Чехия очышларны туктату турында белдерде.

Әмма соңрак "Урал һава юллары" җитәкчесе Сергей Скуратов Екатеринбурдан Прагага очышлар яңадан башланды дип хәбәр итте. Әлеге ширкәт Прагага Мәскәүнең Жуковский һава алыннан да оча иде, андагы очышлар турында сүз юк.

Русия транспорт министрлыгы һәм Росавиация әлегә шулай ук рәсми аңлатма бирмәде.

Русия һава ширкәтләреннән тыш, Прагага Мәскәүдән көненә ике тапкыр "Чех һава юллары" (ČSA) оча. Әлеге һава ширкәте Русиянең башка шәһәрләренә, шул исәптән 2016 елдан башлап Казанга да очышлар башкарды. Хәзерге вакытта Прага-Казан-Прага очышларын ČSA белән берлектә Чехиянең Smartwings һава ширкәте башкара.

XS
SM
MD
LG