Accessibility links

ТНВ 30 өлештән торган ситком сериалын төшерә башлый


"Яңа гасыр" каналы ситком (cитуацион комедия) жанрында яңа сериал төшерә башлады. 30 өлештән торачак сериал "Рәхәт яшибез" дип атала. Сценарий язу эшендә Айсылу Хафизова җитәкчелегендә 9 автор катнашкан.

Бер серия ярты сәгать барачак дип көтелә. Сюжеты татар гаиләсе тормышы тирәсендә барачак, сюжет үзәгендә – әби-бабай һәм алардан аерым яшәгән балаларының гаиләсе. Авылда бурычка баткач, гаилә йортларын сатып, шәһәрдә фатирны арендага алып яши башлый, тиз арада баю юлларын эзли.

"Без Бразилия сериалларыннан башлаган идек, аларны халык үз вакытында ябырылып карады. Шуннан тамашачылар Бразилиядәге тормышны караудан туйдык диделәр, без казакъ сериалларын сатып ала башладык, алар менталитеты белән безгә якын. Хәзер инде тамашачыга алары да кызык түгел. Тикшерүләр үткәреп халыкка җирле фильмнар кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, бу тренд бөтен каналларда да күзәтелә", дип сөйләде журналистларга "Яңа гасыр" ширкәте башлыгы Илшат Әминов. Ул Русия телеканалларының чит ил сериалларыннан баш тартуын да искәртте.

Сериал Казанның Авиатөзелеш районындагы павильонда төшерелә. Шунда ук фатирны тасвирлаган декорация ясалган.

Әминов "Рәхәт яшибез" сериалы татарча Санта-Барбара кебек озын гомерле булыр дип ышана. "Татарстан үз киносын төшерүне оештырырга тиеш. Сериаллар да җитәрлек төшерелми, мультфильмнар да кирәк. "Шаян-ТВ"ның да контентка ихтыяҗы зур", дип әйтте ул.

Әминов журналистларга алга таба Татарстанда кино ширкәте оешырылырга тиеш дип саный. "Моның артында ТНВ торачак димим. Без башлыйбыз. Аннары тулы бер индустрия барлыкка килер дип ышанам", ди ул.

"Рәхәт яшибез" сериалы сентябрь азагында күрсәтелә башлаячак дип көтелә.

XS
SM
MD
LG