Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Русия ватандашы Сергей Петушковны 24 августка кадәр сак астына алган. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә дип хәбәр итә "Москва" агентлыгы.
Бу эш турында тәфсиллерәк мәгълүмат юк, чөнки материаллар сер итеп саклана. Мәхкәмә бу карарны 25 июньдә үк чыгарган булган.
Хокук яклаучылар мәгълүматынча, соңгы 20 ел эчендә дәүләткә хыянәт итүдә һәм шымчылыкта гаепләнеп Русиядә йөзләп кеше хөкем ителгән.
Мондый эшләрнең иң яңгырашлысы физик Виктор Кудрявцев һәм аның укучысы Роман Ковалев эше булды. Аларны Брюссельгә һипертавышлы технологияләр тапшыруда гаепләделәр. Галимнәр гаепләүне кире кага.