Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби су асты көймәсендә янгында 14 диңгезче һәлак булган


Янгын 1 июльдә чыккан. Һәлак булучыларның исемнәре аталмый. Диңгезчеләр искә исереп үлгән диелә.

Русия хәрби-диңгез флотының 14 диңгезчесе фәнни-тикшерү су асты көймәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерүенә сылтанып, Интерфакс хәбәр итә. Һәлак булучыларның исемнәре аталмый. Диңгезчеләр искә исереп үлгән диелә.

Янгын 1 июльдә Русия суларында хәрби-диңгез флоты мәнфәгатьләрендә дөнья океаны киңлеген һәм төбен тикшерүче су асты аппаратында барлыкка килгән. Саклану министрлыгында белдерүләренчә, янгын әлеге вакытка сүндерелгән, ә көймә Североморски хәрби-диңгез ныгытмасына китерелгән.

Янгын сәбәпләре тикшерелә. Тикшерүне Хәрби-диңгез флоты башлыгы Николай Евменов җитәкли.

XS
SM
MD
LG