Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халыкның 1 проценты ВИЧ белән авырган төбәкләр саны арткан


Русиянең 13 төбәгендә соңгы өч елда халыкның бер проценттан артыгы ВИЧ белән авырый. Әлеге төбәкләр арасында аннексияләнгән Кырым да бар.

Соңгы өч елда Русиядә ВИЧ эпидемияле төбәкләр саны 40 процентка арткан дип хәбәр итә РБК, Роспотребнадзор хисабына сылтанып. Төбәктә авыручылар саны халыкның бер процентын тәшкил итсә яки аннан артып китсә, эпидемия турында сүз алып барыла.

Русиянең 35 төбәгендә ВИЧлы кешеләр халыкның 0,5 проценты тәшкил итә диелә.

ВИЧ-инфекциясе белән авыручылар саны иң күбе Иркутскида. Анда халыкның 1,8 проценты авырый, 100 мең кешегә 1814 кеше туры килә. Свердловски өләксендә 100 мең кешегә 1804 кеше, Кемерово өлкәсендә - 100 меңгә 1796 кеше. ВИЧ эпидемиясе шулай ук Самар, Оренбур, Ульян өлкләрендә, Кырымда күзәтелә.

Моннан тыш, ВИЧ-инфекция таралу Русиядәге уртача күрсәткечләрдән ике-дүрт тапкырга күбрәк булган кечкенә шәһәрләр саны да арта. Болар арасында Североуральски, Кировоград, Тольятти, Югары Уфалей, Орски шәһәрләре бар. Барыгы шундый 30 шәһәр.

Соңгы тапкыр Русия төбәкләрендә ВИЧ таралу статистикасы 2015 елда чыккан иде. Ул вакытта ВИЧ йоктыручылар халыкның бер проценттан арткан төбәкләр тугыз иде. 2018 ел нәтиҗәләренә караганда, андыйлар 13.

Роспотребнадзор вәкиле Вадим Покровский фикеренчә, ВИЧ белән авыручы халык проценты артачак.

"Илдә ВИЧ йоктыручылар артуы дәвам итә. Нигездә гетеросексуаль эләмтәләр аша. Халык презервативлар кулланмый, аларны сату кими. Моның берничә сәбәбен күрәм. Беренчедән, аларның бәясе югары, ә халыкның керемнәре төшә. Иккечедән, кешеләр проблем аларга кагылмас дип уйлый. Хакимият тә ВИЧ илдә активи җиңелә дип рапорт бирә", ди Покровский.

2018 елда ВИЧны яңа йоктыручыларның 70 проценты - 30-50 яшьтәге икътисади актив кешеләр. Шулай ук пенсия алдында яки пенсия яшендәге кешеләр дә ешрак йоктыра башлаган.

XS
SM
MD
LG