Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга һәм Чаллыда Камбаркадагы куркынычлы чүплеккә каршы пикетлар узды


Ибраһим Гарипов
Ибраһим Гарипов

Чаллы һәм Алабугада Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә куркынычлы матдәләрне юк итү ширкәте эшчәнлеген яңартуга каршы ялгыз пикетлар узды.

3 июльдә Чаллы һәм Алабуга калаларында Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә төзеләчәк куркынычлы чүплеккә каршы ялгыз пикетлар узды. Алабугада пикетка чыккан Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, Камбарка Татарстанга якын, тимер юллар уртак булганга күрә, бу төзелеш аеруча борчылу тудыра. "Халык белән сөйләшеп торам, менә шушы вәзгыятьтә халык киләчәк куркынычны аңламый. Бәлки аңлар иде, Камбарка чүплеге хакында берни дә белми. Чөнки бу турыда Русия матбугаты бернинди мәгълумат бирми", ди ул. Гыйлметдинов Русия хакимиятләренең чит илләрнең радиацияле калдыкларын Камбаркада "җирләү" турында килешүләре булуын әйтеп, шуның бәрабәренә чит илләрнең Русиядәге бозыклыкларны күрмәмешкә салыну ихтималын да фаразлый.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Милли хәрәкәт активистлары Рифат Бәдретдинов һәм Ибраһим Гарипов Камбарка чүплеге төзелешенә каршы язулы шигар белән Чаллының "Алан" базары янына чыкты.

"Атом нурланышы чикләрне белми. Чернобыльдә шартлаудан соң нурланыш шаукымы Швециягә кадәр барып җиткән. Камбаркада атом чүплеге ясала калса, нурланышы артык зур булмас, әмма 150 чакрымлап радиуста акрынлап кына кабергә вакытсыз кертеп яткырырга көче җитәр", диләр каршылык чарасына чыгучылар.

Пикетта торучылар шулай ук әлеге чүплекнең удмурт, татар, чуаш, мордва, башкортлар яшәгән төбәкләргә якын урында булуына да борчылу белдерде. Бәдретдинов "Совет чорында да, хәзер дә урыс булмаган милләтләрне төрле юллар белән юкка чыгару бара", дисә, Гыйлметдинов "Әйе, ваграк халыклар, тавыш күтәрми торган халыклар арасына проблемнар тыгып, аларны зарарлау дәвам итә", диде.

Чаллыдагы пикетчылар янында булган кешеләрнең берсе Илдар Әсадуллин Камбаркада чүплек булачагы хакында бары бүген генә, шушында гына белүен әйтте. "Бу безне уйландырырга тиеш. Ләкин халык битарафрак", дигән борчуларын да әйтте ул.

Русия хөкүмәте Камбарка шәһәрендә нурланышлы матдәләрне юк итү ширкәте эшен яңартып, 1-2 дәрәҗәдә, ягъни иң куркынычлы калдыкларны эшкәртү турында карар чыгарды. Эшкәртү калдыклары шунда ук ясалачак чүплеккә күмеләчәк. Халык киләчәктә аннан тирә-якка нурланыш таралу мөмкинлегенә борчыла.

2023 елга Камбаркада елына 50 мең тонна куркынычлы калдыкларны эшкәртә алучы корылма төзергә җыеналар. Бу төзелеш кимендә 5 млрд сумга төшәр дип исәпләнә. Төзелешне булдырмас өчен Мордовиянең Сарански, Башкортстанның Нефтекама, Пермь краеның Чайковски калаларында "Росатом, атом калдыкларын үз бүлмәләрегездә саклагыз", "Мондый чүпләрне Рублевкага илтегез" кебегрәк шигарләр белән каршылык чаралары узды. Шушындый ук чаралар якын арада Ижау һәм Сарапул шәһәрләрендә дә көтелә.

XS
SM
MD
LG