Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның иллегә якын авылында беркем дә яшәми


Кукмара районының Адай авылында иске йорт
Кукмара районының Адай авылында иске йорт

Авыл халкының шәһәрләргә күчүен киметү өчен 2020 елдан дәүләт програмы эшли башлаячак. Татарстанда 900 меңгә якын кеше авылларда гомер итә, бу республика халкының чиреге диярлек.

Бүгенге көндә Татарстанның иллегә якын авылында беркем дә яшәми. Бу хакта Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов "Татар-информ"га биргән әңгәмәдә әйткән.

"Республикада өч меңнән артык авыл исәпләнә, аларның 406сында – 11-50, 252сендә бердән алып дистәгә кадәр кеше яши. Бу – бик кечкенә торак пунктлар. 49 авылда бүген беркем дә яшәми", дигән депутат.

Татарстанда 900 меңгә якын кеше авылларда гомер итә, бу республика халкының чиреге диярлек.

Фаррахов сүзләренчә, 2020 елдан авылларны үстерү турында дәүләт програмы эшли башлаячак. Аның максаты – авыл халкының миграциясенә чик кую. Програм 2025 елга кадәр эшләячәк. Дәүләт програмы кысаларында торак төзү, инженер һәм транспорт инфраструктурасы булдыру каралган. Мәшгульлек һәм авылларда эш урыннары булдыру мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

XS
SM
MD
LG