Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Саләх" мәчете ачылды


300 кешегә исәпләнгән, 500 дүрткел метрлы "Саләх" мәчете Казанның Большие Клыки бистәсендә урнашкан. Мәчет Большие Клыки, Константиновка бистәләре, "Весна" торак комплексында яшәүче мөселманнар өчен уңайлы урында урнашкан.

4 июль Казанның Большие Клыки бистәсендә "Саләх" мәчетен ачу тантанасы узды. Чарада дин әһелләре, иганәчеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, республика президенты киңәшчесе Камил Исхаков та бар иде.

Мәчетне Сәлаховлар төзеткән. "15 еллап элек без мәрхүм абыем белән мәчет төзергә вәгъдә биргән идек, шушы урынны сайладык", дип сөйләде Мәгъзүм Сәлахов.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп Тимергали Юлдашев билгеләнгән.

300 кешегә исәпләнгән, 500 дүрткел метрлы мәчет Казанның Мамадыш тракты, 18нче йорт адресы белән теркәлгән. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланды, 2018 елның сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Рамазан аенда ярымай куелды.

Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт урыннары бар. Шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәсе булдырылган.

XS
SM
MD
LG