Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар китаплары күргәзмәсе оештырылачак


Кырымтатар китаплары, архив фотосы

4 июль Акмәчеттә кырымтатар язучыларының 2018-2019 елларда чыккан китаплары күргәзмәсен оештыру мәсьәләсе каралды. Чараны дәүләт карамагында булмаган оешмалар оештырырга җыена.

"Кара Дингез продакшн" оешмасы, җәмәгать оешмасы вәкилләре, кырымтатар язучылары белән очрашып чараның максаты, форматы, мондый чараларны үткерүдә башка иллләрдә тупланган тәҗрибә хакында фикерләре белән уртаклаштылар.

Күргәзмәдә кырымтатар телендә чыккан китапларны тәкъдим итү авторлар белән очрашу, танышу, сорау-җавап, язучының чыгышы, концерт номерларын тәкъдим итү форматында үтәчәге килешелде. Бу форматка 15 минут аерылачак.

Күргәзмәгә бер ай кала "Кара Дингез продакшн" һәр китап турында 3-5 минутлык видеосюжет чыгарачак, аны "Crimentatars.сlub" интернет сайтында урнаштырачак, социаль челтәрләрдә күргәзмә турында махсус төркем булдырылачак, яшь буын кырымтатарлар җәләп ителәчәк.

Күргәзмәнең максаты - кырымтатар телендә чыккан китапларны, аларның авторларын популярлаштыру, яшьләрнең кырымтатар теленә игътибарын арттыру. Күргәзмәдә катнашу өчен бер мең сүм түләү дә каралган.

Күргәзмәне Акмәчеттә 15 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла. Кырымтатар китабының мондый күргәзмәсе беренче тапкыр үзачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG