Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан банкыннан 23 млн сум урлап качкан хезмәткәр Казанда тоткарланган


Башкортстанның Салават шәһәрендә банктан 20 млн сумнан артык акча урлаган хатын гаиләсе белән Казан шәһәренә качкан.

Куәт оешмалары Башкортстанның Салават районындагы Россельхозбанк кассасыннан 23 млн сум урлап качкан банк хезмәткәре Луиза Хәйруллинаның кайда булганын ачыклаган. Банкта кассир булып эшләгән хатын гаиләсе белән Казанның Яңа Савин районында арендага алган фатирда торган.

Русия басмалары эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә сылтанып язуларынча, Хәйруллинага карата Җинаять кодексы 160нчы маддәсенең дүртенче бүлеге нигезендә җинаять эше ачылган.

"Әлеге вакытта аның белән оператив-тикшерү гамәлләре уздырыла. Урланган акчаларның кайдалыгы ачыклана", дигән Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк. Мәхкәмә читтән торып Хәйруллинаны сак астына алу карары чыгарган иде.

Луиза Хәйруллина май ахырында үзе кассир булып эшләгән Россельхозбанктан 23 млн сум акча урлап, ире, ике кызы, каенатасы һәм сеңлесе белән качып китә. Соңрак аның Инстаграмында бердәнбер язу барлыкка килә: "Безнең барысы да әйбәт. Кайда булганымны әйтә алмыйм. Теләктәшлек өчен рәхмәт". Бераздан сәхифәсендәге бөтен постлар да бетерелә.

Социаль челтәрләрдә Хәйруллина тоткарлануга кызганыч белдерәләр. "Ул бөтен русияләрнең хыялын тормышка ашырган иде. Эх, бик кызганыч", "Бу ялган хәбәрдер дип өметләнәм", "Тапкан качар урын" дип язучылар бар. Шулай ук аның Татарстанга качуы да шау-шу тудыра. "Акча урлаучылар ничек тә чит илгә качарга тырыша, ә ул Казанга килгән. Казан өчен моннан да яхшырак пиар була аламы?", "Уфа татарлары, акчаларын чит илгә чыгаручы Казан татарлары белән чагыштырганда, капиталын Татарстанга китерә. Менә кайда ул ватанпәрвәрлек" дип яза Татарстан Telegram каналлары.

XS
SM
MD
LG