Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы юлында чәй сатучылар: "Керемебез күпкә кимеде"


Чаллы юлындагы ял тукталышы
Чаллы юлындагы ял тукталышы

Казан-Чаллы юлында Мамадышка җитәрәк урнашкан ял итү урынында юлчыларга аш-су сатучы апалар керем кимүгә зарлана. Азатлык хәбәрчесе анда туктап сәүдәгәрләр белән аралашты.

М7 федераль юлында Мамадышка җитәрәк урнашкан ял итү урынында соңгы елларда тукталучылар саны кими бара. Машина йөртүчеләр телендә "Яшел тукталыш", "Рәхәт алан" дип аталган бу урында элекке елларда сыман халык күпләп туктамый. Сатучылар керемнәренең зур өлешен аренда өчен түләргә мәҗбүр. Азатлык хәбәрчесе тукталышта сәүдәгәрләр белән аралашты.

Чаллы юлында чәй сатучылар: "Керемебез күпкә кимеде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

"Яшел тукталыш" – Мамадыштан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу тирәдә Катмыш, Урта Кирмән, Түбән Яке һәм башка татар авыллары бар. Салалардан көн саен татар апалары килеп сәүдә итә. Базар төнлә дә тукталмый. Бар да заманча һәм коммерциягә корылган: яңартылган сәүдә корылмалары, түләүле бәдрәф, кешеләр хәҗәтен агач арасына барып үтәмәсен өчен тотылган киртәләр.

Машина белән килеп туктауга сатучылар бер-берсен уздырып, үзенә чакырырга керешә. Һәр сатучының үзенчәлеге бар. Кемдер мәтрүшкәле чәй тәкъдим итә. Өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия, кыстыбый. Киптерелгән һәм тозланган балыклар да шактый. Яшь кызлар коймак та пешереп бирә. "Яшел тукталыш" оешканнан бирле эшләүчеләр дә бар.

Әлфия Әрхәндиева
Әлфия Әрхәндиева

"5 октябрьдә монда эшләвемә 27 ел була инде. Мин беренче башладым. Өч әби бар иде монда. Миңа да чыгарга ярыймы дип сорадым. Ярый ди. Чыгып киттем, үзем оялам. Өч айдан өч айга гына акча бирәләр иде. Өчпочмак пешереп, аларны банкаларга салып, чүпрәк белән төрдем дә чыгып киттем. Коеп яңгыр ява башлады. Юлда машиналар туктатып килдем монда. Ике автобус туктады. Бер сәгать тә үтмәде, утыздан артык өчпочмагымны ике сум да ничә тиенгә алып бетерделәр", дип искә алды Әлфия Әрхәндиева.

Әлфия апага инде 63 яшь. Җәнлек совхозы бистәсеннән. Төнге икедә торып пешерә башлый. Иртәнге сигез-тугызларда юл чатында машиналар туктатып шушында килә. Пәрәмәчләрне берсе өстенә берсен куям да, чыгып китәм ди ул.

Гөлзия Сабирова
Гөлзия Сабирова

"Иртәнге 6дан кичке 8-9ларга кадәр эшлибез. Йокларга вакыт юк. Бер-ике сәгать йокласак кына инде. Бу эштә әле яңа эшли башладым. Моңарчы Чаллыда яшәдем. Күрше авылга кияүгә чыккач монда чыктым", дип кушылды Гөлзия Сабирова.

"Йә төнлә, йә иртән өчтә торып пешерәбез. Төнге 11дә ятам. Иртән 6-7дә эшли башлыйбыз. Манты, өчпочмак, кыстыбый, тортлар, пица, җимеш бәлешләре пешерәбез. Мин Катмыш авылыннан. Моннан 10 чакрым. Авылдан өч-дүрт кеше шулай эшләп йөри. Базар беркайчан да ябылмый. Берсе килә, берсе китә. Алышынып торабыз. Бу урында өч кеше эшли", ди 59 яшьлек Мәүлия апа.

Мәүлия апа
Мәүлия апа

"Яшел тукталыш"ның язмышы бормалы. Аңа каршы берничә тапкыр басым да булды. Заманында аны Рөстәм Миңнеханов үзе сакларга кушкан дигән сүзләр йөри. Ә ике ел элек аның эшчәнлегенә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов тәнкыйть белдергән иде. Ул әлеге җирләрнең канунсыз булуын әйтеп, балык сатуны туктатуны сорады. Ләкин аңа карамастан, бүген дә монда балык саталар.

Чәйханә тукталышында 80нән артык сәүдә ноктасы бар. Ул бу тирәдәге авылларда көн күрүче бер мең кешене ашлы итә. Әмма соңгы елларда татар апаларының табышы бермә-бер кимегән.

Моның берничә сәбәбе бар. Русиядә халыкның кереме кимүен сатучылар елдан-ел үзләрендә татый. Икенчедән, сәүдә нокталарының яңартылуы да файдага булмаган.

Чаллы юлындагы ял тукталышы
Чаллы юлындагы ял тукталышы

"Хәзер сату бик авыр бара. Кеше аз йөри. Элек иске будкалар булганда әйбәт бара иде. Безнең урыннарны урманга таба эттеләр бит. Шуннан соң аз йөри башладылар. Хуҗа шул ук калды. Хәзер урын өчен дә акча җыя алмыйбыз. Аена 23 мең сум түлибез. Табыш юк инде. Урын өчен түлибез дә, ашарга кала. Машина алабыз дип уйлыйсыңмы әллә? Егерме ел эшләп Жигулием бар. Ул да ватылды", дип аңлатты Әлфия Әрхәндиева.

Күпме табыш алуларын сәүдәгәрләр әйтми. Сатылмаган пирогларны малларга ашатабыз диләр.

"Пенсиягә генә яшәп булса, монда килмәс идек. 9 мең пенсия алам. Утка, газга түләгәч, бөтенләй аз кала. Монда чит ил кешеләре дә туктый. Футбол дөнья беренчелегендә кешеләр күп иде. Бик ошатып ашап киттеләр", ди Мәүлия апа.

"Яшел тукталыш"ның ябылу ихтималы бармы дигән сорауга сатучылар дәшмәде. Әле эшлисе бар, аңлашыла.

"Сату күпкә кимеде. Хәзер кеше үзе белән ашарга алып килергә тырыша. Монда туктыйлар да үзләренекен ашап китәләр", ди Гөлзия Сабирова.

XS
SM
MD
LG